Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«На, бахбай!» яки Лениногорскта татар атлары ярышты /фото/

14 май көнне Лениногорск районының Югары Каран авылында «Бәйге» дип исемләнгән ат чабышлары узды. «Алмакай» ат утарында бу ярышлар инде икенче тапкыр үтә. Ләкин зурлап уздырылуы әле беренче тапкыр гына. Бәйге - Лениногорск районында, төрки халыкларда борынгы дәверләрдә киң таралган ат ярышы.

Бу ат ярышларын «Алмакай» ат утары хуҗасы Фәрит Нәбиуллин оештыра. Монда 200дән артык ат үрчетә.

- Электән үк бу бәйге безнең гореф-гадәтләребезнең берсе булган. Соңгы бәйге Бөгелмә өязе вакытында 1917 елда уздырылган. Менә, 100 ел узгач, бу ярышлар тагын да үткәрелә башлады, - ди Фәрит әфәнде.

Бәйгенең ике төре бар. Беренчесе Зур бәйге дип атала. Анда 3 яшьтән олырак атлар катнаша. Икенчесе - Тай-бәйге. Монысында инде 2 яшьлек атлар катнаша, чабышкылар 3 чакрым ераклыкка ярыша. Бу бәйгеләрдә татар токымлы атлар катнаша.

Ярышта катнашучылар арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев та бар иде.

- Татар халкы өчен ат ул, бер караганда - йорт хайваны, икенче караганда - дустыбыз, ярдәмчебез. Шул ук вакытта ат спортны да үз итә. Сабантуйларыбызда һәрвакыт ат чабышлары уза. Без Россия, Татарстан ат ярышларында да зур урыннар алабыз. Яшүсмерләр арасында атка карата мәхәббәт уятабыз. Без татар атлары токымын үрчетү буенча эшлибез. 100 ат табып, үрчетә башладык. Хәзерге вакытта Татарстанда 32 меңнән артык ат бар. Шушы бәйге ярдәмендә без атчыларга татар токымы атларын да тәкъдим итәргә телибез, - диде Васыйл Шәйхразиев.

Тай-бәйгедә «Алмакай» ат утары атлары катнашты. Җайдаклар арасында бу категориядә Васыйл Шәйхразиев та бар иде. Тулпар дигән атта ул 3 чакрым 800 метр дистанциясендә өченче булып килеп җитте. Ә беренче урынны Ахра кушаматлы аты белән Лилиана Галимова яулады.

Зур бәйгедә исә барлыгы 6 җайдак катнашты. Анысында Биектау районыннан Владимир Михайлов башкаларга беренчелекне бирмәде.

http://sabantuytatar.ru/berenche-rubrika/7578/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев