Мунча пиннеге әзерләү серләре
Мунча пиннеген каеннан, имәннән, юкәдән, миләштән, карлыганнан, чиядән, ылыстан, гомумән, бик күп агачлардан ясарга була.
Каен пиннеге
Эфир майларына һәм витаминнарга бай каен пиннеге организмнан шлакларны чыгара, тире катламын тирәннән чистарта, бөерләре авырткан, астма чирле кешеләргә уңай йогынты ясый. Мондый пиннек мускуллар, буыннар өчен файдалы, яраларны төзәтә. Пиннеккә мелиса, бөтнек, сары һәм күк мәтрүшкә, әрем, хәтта кычыткан да кушып ясарга була. Бу — борынгы төркиләрдән үк сакланып калган иң файдалы ысул. Иренмичә шулай бәйләсәң, тәнгә дә шифасы була, мунчага да хуш исе тарала. Каен пиннеге белән чабынгач, кешенең көч-куәте арта, кәефе күтәрелә. Аның суы да шифалы. Ул чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә.
Имән пиннеге
Имән пиннегенә килгәндә, аны июнь ахырында әзерли башлап, сентябрь башларына кадәр җыярга була. Агачның яфракларына игътибар итәргә кирәк. Ул тапсыз, куе яшел төстә, ботакларында чикләвеге булмаска тиеш. Яшь, күләгәле урында үскән, яфраклары зур булган ботактан җыясыз икән, андыйның пиннеге дә яхшырак була. Борынгылар имән янәшәсендә әрекмән үсә икән, бу агач себерке өчен яхшы дип әйтеп калдырган.
Имән тән тиресенә файдалы, кан басымы югары булган кешеләргә аны төшерергә булыша. Шуңа күрә дә бу пиннек спортчыларга һәм гипертоникларга киңәш ителә. Ул нерв системасын тынычландыра һәм стресстан арынырга ярдәм итә. Аның төнәтмәсе кайбер тән авыруларыннан, аяк тирләүчәнлектән дәвалау чарасы буларак кулланыла.
Юкә пиннеге
Юкә пиннеге ясарга уйлыйсыз икән, чәчәк ату белән бер атна эчендә җыеп өлгерергә кирәк. Мунчада аның исе искиткеч булачак. Әмма мондый пиннек белән рәхәтләнеп чабынып булмый, яфраклары йомшак. Аны бары тик хуш ис тарату, исеннән сихәт алу өчен генә бәйлиләр. Юкә пиннеге баш авыртуын баса, сидек юлларына көчле йогынты ясый, тир чыгуын тизләтә, тынычланырга, җәрәхәтләрне тиз төзәтергә, бронхларны киңәйтергә, температураны төшерергә ярдәм итә. Салкын тигән очракта менә дигән дәвалау чарасы. Юкә баш авыртуын баса, тынычландыра.
Ылыслы агачлардан пиннеге
Нарат, чыршы пиннеген елның теләсә кайсы фасылында бәйләргә була, ә менә артышны (можжевельник) җәй көне әзерләп калырга ашыгыгыз. Шулай ук яшь агач ботагыннан ясалганы яхшырак була. Артыш микробларга каршы көрәштә ярдәм итә, авыртуны баса. Эрбет агачы (эвкалипт) салкын тию, умырткалар авыртканда, радикулит, невралгия, имгәнүләрдән булыша. Ак чыршы — иң хуш исле ылыслы агач. Ул матдәләр алмашынуын яхшырта, көч өсти, яшәртә. Ак чыршы нерв күзәнәкләрен тынычландыра, буыннар сызлаудан ярдәм итә. Чәнечкеле ылыслардан куркасы юк, 10-20 минут кайнар суда торгач алар йомшара. Пиннекләрне зур һәм куе итмәскә кирәк, чөнки мунчада кайнар суга салып пешекләгәч, алар болай да авырая. Ылыслы себеркеләр мускулларда, хәтта эчке органнарда кан әйләнешен тизләтә.Ул һаваны бик яхшы чистарта, сулыш юлы авыруларга каршы тора.
Миләш агачы пиннеге
Миләш кан басымы түбән кешеләргә файдалы, артериаль басымны күтәрә. Кышка миләш пиннеген әзерләргә була. Аны чәчәк атканчы ук җыярга кирәк. Бу агачның себеркесе белән чабынгач яшәреп китәсең, хәлсезләнү юкка чыга. Миләш пиннеге белән чабыну организмны эшкә әзерли, шуңа күрә дә аны көннең беренче яртысында кулланырга кирәк.
Чия агачы пиннеге
Яшь чия үсентесеннән ясалган пиннек шома була, ул тәнне иркәли. Хатын-кыз һәм ир-атларның гормоннар эшчәнлеген яхшырта.
Пиннекне һәркем үзенчә бәйли. Оста итеп бәйләүче кешеләр сүзләренчә, дөрес ясалган мунча пиннеге җилпәзәне хәтерләтә.
Пиннек киптерүнең дә үз җае бар: беренче чиратта, җиләс урын таләп ителә. Тигез кипсен өчен, гадәттә, пиннекләрне элеп куялар, ләкин җилпәзә рәвешендә булуын теләсәң, идәнгә яткырып, даими әйләндереп торып киптерергә туры киләчәк. Кипкән пиннекне караңгы урында саклыйлар. Пиннеккә кояш нурлары төшмәскә тиеш, алайса яфраклары шунда ук саргаеп коелачак.
Соңгы елларда миллекне яшел килеш туңдыргычка да куя башладылар. Бу рәвешле саклаганда аның хуш исе көчлерәк. була икән.
Еш кына пиннекне кайнар су белән пешекләгәндә, яфраклары коела. Моны булдырмас өчен аны мунча керер алдыннан бер-ике сәгатькә салкын суга батырып куярга кирәк. Шул вакытта аның яфраклары ныгып, яңарып китә.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев