Мошенниклар активлаша
Баулылар интернет-мошенниклар тозагына эләгүләрен дәвам итә.
Бер ир-ат акчаларыннан колак каккан: мошенниклар социаль челтәр аша алдаганнар. Бу хакта “Хезмәткә дан” газетасына Россия эчке эшләр министрлыгынң Баулы районы бүлегеннән хәбәр иттеләр. Мошенниклар, гражданинның социаль челтәрдәге аккаунты аша кереп, зыян күрүчегә банк картасына акча күчерүен сорап язганнар. Алар фоторедакторда эшкәртелгән банк картасы фотосын җибәргәннәр, ә анда чит счёт номеры күрсәтелгән булган. Зыян күрүче шул счётка акча күчергән.
Баулыларга интернет-мошенниклар өлкәсендә куркынычсызлык турында кисәтәләр. Мошенниклар банк хезмәткәре исеменнән шалтыратырга яки авыр хәлдә калган кешегә ярдәм сорарга да мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев