Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мортаза укучылары үз куллары белән бәйрәм бүләге ясады

Үз кулларың белән ясалган бүләк - иң кадерлеседер мөгаен.

Тиздән хатын-кызлар, әниләр бәйрәме җитә. Әлеге көнне якыннарын сөендерер өчен бигрәк тә балалар тырыша. Мортаза авылы китапханәсендә дә “Уңган куллар” түгәрәгенә йөрүче малайлар һәм кызлар якыннарына бүләк әзерләделәр.

 Бәйрәм бүләген әзерләр өчен төрле төстәге чигү җепләре, энә, кечкенә тукыма һәм сабырлык кына кирәк. “Уңган куллар” түгәрәгенә йөрүчеләр кул эшләренең рәтен яхшы белә. Бу юлы балалар тырышып-тырышып кулъяулык чиктеләр.

–Кул эшләрен төрләндереп торабыз. Балалар арасында кул эшләрен бик яхшы белүчеләр бар, – дип сөйләде түгәрәк җитәкчесе Илзия Латыпова. – Балалар һәр кул эшен яратып, күңел биреп ясыйлар. Бу юлы без бәйрәм уңаеннан бүләк әзерләү сәбәпле, чәчәкле кулъяулык чигәргә алындык. Һәр бала үзе чәчәкне тукымага ясады, аннары шуның буенча чигү эшләренә керештеләр. Эшләр матур һәм кабатланмас була.

 

–Мин әниемә бүләк әзерләдем, – дип сөйләде алтынчы сыйныф укучысы Ләйсән Шәрипова. – Кулъяулыкка лалә чәчәге төшердем, шуны чиктем. Бик матур булды.

–Китапханәгә килгән балаларга китаплар турында да сөйлибез. Аларны ничек тә китап күбрәк укырга җәлеп итәргә тырышабыз, – ди Илзия Латыпова. 

 

 

Фото: Илзия Латыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев