Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мортаза авылы китапханәсендә гореф-гадәтләрне искә төшерделәр

Балаларга фольклор кичәсе үткәрелде.

Быел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы игълан ителде. Шул уңайдан район һәм авыл җирлекләре китапханәләрендә берсеннән- берсе эчтәлекле, матур һәм тарихи чаралар старт алды. Шул уңайдан, Мортаза авыл китапханәсендә дә «Әбием сөлгесе, күңелем көзгесе» дип исемләнгән матур кичә оештырылды.

 Мортаза авылы китапханәсендә үткән чара төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы итеп оештырылган фольклор кичә булды. Китапханәче чарага килгән малайлар-кызларны татар халкының гореф-гадәтләре, борынгы йолалары белән таныштырды. Шундый йолаларның берсе – хатын-кызның хәзинәсе, йөзе булып саналган гади генә сандык. 

–Борынгы заманнардан ук кыз балаларга атап бизәкле сандыклар ясап кую гадәте булган. Матур йолаларга нигезләнеп, кыз бала үскән саен шул сандык килен бирнәсе белән тула торган. Сандыкта тормышка чыккан кызларга көнкүреш тормышын башлап җибәрү өчен бик күп кирәкле әйберләр тупланган, – дип аңлатты китапханәче Илзия Латыпова. – Яшь киленнең сандыгында ниләр генә булмаган! Анда чиккән ашъяулыклар, сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкычлар, кайнана йортына элү өчен тәрәзә челтәрләре, мендәр тышлары, өстәл япмалары, мич каршын бизәү өчен чаршау һәм башка бик күп кирәк – ярак тупланган була. 

Чара барышында балалар өчен чигү буенча мастер-класс та оештырылды. Кызлар да, малайлар да кулъяулык чигеп карадылар.

–Миңа бу кичә бик ошады. Кызыклы булды, – ди җиде яшьлек Данияр Шәрипов. – Элек әбиләр чиккән сөлгеләр бик матур булган.

–Кайбер әбиләрнең өйләрендә әле дә сандыклар күргәнем бар. Алар матур итеп бизәкләп ясалган, – дип сөйләде Азамат Шәрипов. – Элек кызлар да, апалар һәм әбиләр дә бәйләү, чигү, тегү кебек эшләрне гел башкарганнар. Китапханәдә күргән чиккән әйберләр бик матур.

Әлеге чара һәр кем күңеленә хуш килде. Бигрәк тә “Уңган куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар үзләре чиккән кулъяулыклардан канәгать калган.

 

 

Фото: Илзия Латыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев