Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу һәм түләүләр: ТР буенча СФР идарәсе күп балалы әниләр өчен ярдәм чараларын атады

Узган елны Татарстаннан 2 меңнән артык күп балалы әни вакытыннан алда пенсиягә чыккан. Хатын-кызлар нинди башка дәүләт ярдәме чараларын ала һәм кемнәргә мөддәтеннән алда пенсиягә чыгу хокукы бирелә, дип «Татар-информ»га ТР буенча СФР идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Сигез яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк бала тудырган яки уллыкка алган һәм тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. Пенсиягә чыгу өчен түбәндәге яшь чикләре билгеләнгән: биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар – 50 яшьтән, дүрт баласы булганнар – 56 яшьтән, өч баласы булганнар – 57 яшьтән", – дип хәбәр итте ТР буенча СФР идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.

Быел вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 пенсия коэффициенты булырга тиеш. ИПКны исәпләгәндә календарь ел өчен балаларны тәрбияләү исәпкә алына: беренче бала өчен – 1,8 балл, икенчесе өчен – 3,6, өченче һәм дүртенче бала өчен ярым яшькә кадәрге чорда – 5,4 баллдан бирелә.

Моннан тыш, Татарстан балаларының әниләре башка дәүләт ярдәме чараларыннан да файдалана.

"Бу – йөккә узу һәм бала тудыру буенча пособиеләр, бала тууга бер тапкыр бирелә торган пособие, беренче бала тууга бәйле айлык түләү, баланың ярым яшькә кадәрге каравы өчен айлык пособие, баланы гаиләгә тәрбиягә бирүгә бер тапкыр бирелә торган пособие, инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләнә торган ял көннәре, ана капиталы. Инвалид балаларның эшләмәүче ата-аналары айлык түләүләр ала. Шулай ук балалар бакчасы өчен түләүне компенсацияләү һәм яңа туганнарга бүләкләр каралган", – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

2026 елдан башлап, закон буенча хатын-кызларның иминият стажына барлык балаларны карау чорлары кертеләчәк, бу биш һәм аннан да күбрәк баласы булган әниләрнең пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бала карау чорлары иминият стажына, әгәр алар алдыннан яки аннан соң иминият взнослары түләнгән эшләү чорлары булса, кертелә.

Шуны әйтергә кирәк, вакытыннан алда пенсиягә күп балалы әниләр генә түгел, ә башка льготалы категорияләр дә чыга ала, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

"Вакытыннан алда пенсиягә зарарлы производство эшләрендә эшләүчеләр, озак стажлылар (ир-атлар өчен 42 ел, хатын-кызлар өчен 37 ел), педагоглар, медиклар, төньякта яшәүчеләр, инвалид балаларның ата-аналары, пенсия алды яшьтәге эшсезләр дә чыга ала. Гомуми пенсия яшенә җиткәнче льготаны рәсмиләштерергә мөмкин", – дип аңлаттылар ТР буенча СФР идарәсенең матбугат хезмәтендә.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев