Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов: Aurus «КАМАЗ» уңышын кабатлаячак һәм Россияне бөтен дөньяга танытачак

Проектны федераль хакимият ягыннан даими ярдәмсез һәм игътибарсыз гамәлгә ашырып булмас иде, диде ул.

Россиядә җитештерелгән Aurus люкс-седаннар «КАМАЗ» уңышын кабатлаячак һәм бөтен дөньяга Россия брендын танытачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә Aurus заводын тантаналы төстә эшләтеп җибәрү вакытында шундый фикер әйтте.

Ул видеоэлемтә буенча тантанада катнашкан Владимир Путинга республикага Aurus серияле производствоны гамәлгә ашыруны ышанып тапшырганы өчен рәхмәт әйтте. Татарстан автомобиль төбәге буларак күртән билгеле, «КАМАЗ» йөк машиналары бөтен дөнь буйлап уңышлы сатыла, диде Миңнеханов.

«Aurus уңышлы бренд булачак һәм Россияне танытачагына ышанам», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты тантаналы ачылышта катнашучыларга.

Проектны федераль хакимият ягыннан даими ярдәмсез һәм игътибарсыз гамәлгә ашырып булмас иде, диде ул.

«Aurus иң уңышлы проектларның берсе булсын өчен хезмәт итәчәкбез», — дип тәмамлады чыгышын Татарстан Президенты.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/31-05-2021/mi-nehanov-aurus-kamaz-u-yshyn-kabatlayachak-m-rossiyane-b-ten-d-nyaga-tanytachak-5825248

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев