Милли киемнәр үзенчәлеге
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында “Милли киемнәрнең үзенчәлеге” циклының йомгаклау чарасы булды. Аның чираттагысы “Татар костюмы үзенчәлекләре” дип исемләнгән фольклор сәгате булды. Ул Татарстан республикасында “Милли мәдәниятләр һәм традицияләр” елына багышланды. Чара борынгы кич утыруны сәхнәләштергән күренеш белән башланды.
Татар милли киемнәре гасырлар дәвамында камилләшү юлын үткән. Киемнәр, киемнәрдәге һәр элементларның үзенчәлекләре турында мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” балалар театры режиссеры һәм “Асылъяр” фольклор коллективы җитәкчесе Йолдыз Шакирова сөйләде. Тамашачыларга тагын да аңлаешлы булсын өчен чара рус һәм татар телләрендә алып барылды.
Баулылы Ләйлә Гафиятуллина кигән татар хатын-кызы күлмәгенә 100 ел. Аның тегелеше, тукымасы һәм бизәлеше үзе бер тарих.
“Милли киемнәр үзенчәлеге” фольклор чаралары циклының максаты зур. Чөнки Баулы районында гына да дистәләгән милләтләр дус-тату яши.
Милли чара һәр тамашачы күңеленә хуш килде. Өлкәннәр дә, балалар да кызыксынып карап, ял иттеләр.
Фольклор сәгатен үзешчән артистлар чыгышы тагын да күңеллерәк итте.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесендә карагрга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев