Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина йөртү таныклыгы ялган булып чыккан

Баулы шәһәр прокуратурасы Чиләбе өлкәсеннән 27 яшьлек ир-егеткә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Ул – Таҗикстан республикасы гражданины.

Суд ир-атны РФ Җинаятьләр кодексының 327нче маддәсе 3нче өлешендә каралган җинаятьне (белә торып, хокук бирүче ялган таныклык куллану) кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, гаепләнүче 2022 елның сентябрендә М5 трассасында Баулы районы территориясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Ул, транспорт чарасы белән идарә итү хокукын раслау өчен һәм РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.7нче маддәсе 1нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартмасыннар өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләренә Таҗикстан республикасының транспорт чарасы белән идарә итү хокукы бирә торган ялган документын күрсәткән.

 ЮХИДИ хезмәткәре, ялган документка шикләнеп, аның таныклыгын алган. Эксперт бәяләмәсе буенча, гаепләнүчедән алынган машина йөртү таныклыгы бу төр продукция җитештерүче предприятие технологиясе буенча түгел, ә басу җайланмасында төсле басу ысулы белән җитештерелгән.

Суд утырышы барышында гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таныган, үкенүен белдергән.

Суд гаепләнүчегә 10 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләү турында карар чыгарган.

Хөкем карары үз көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев