Машиналарга сорау арткан. Кайсы маркаларга?
Узган ялларда машина бәяләре 20-30 процентка үссә дә, Россиядә автомобильгә сорау арткан.
Бүгенге көндә машинаның уртача бәясе 1,458 млн.сумны тәшкил итә. Шуңа да карамастан, машиналарга сорау 3 көндә 3 тапкырга арткан. Бәяләрнең алга таба ни дәрәҗәдә артуы әлегә билгеле түгел, ди экспертлар.
Иң еш сорала торган машиналар арасында LADA, KIA, Hyundai, Toyota автомобильләре лидерлар рәтендә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mashinalarga-sorau-artkan-kaysy-markalarga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев