Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Магнит давылы башланды

Җирдә максималь дәрәҗәдәге бик көчле магнит давылы башланды, дип хәбәр итә Кояш астрономиясе лабораториясенә сылтама белән “РИА Новости”.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, планета масштабындагы бик көчле магнит давылы әлеге вакытта геомагнит хәлне контрольдә тоту чаралары тарафыннан «соңгы көннәрдә Кояштагы ялкынлану активлыгының экстремаль үсеше фонында бүгенге тәүлек дәвамында көтелә торган» өч плазма болытының беренчесе Җиргә якынлашу белән бәйле рәвештә теркәлә.

Билгеле булуынча, кичә Кояшта быел иң көчле ялкынлану булган. Шуңа бәйле, Җирдә көчле магнит давыллары көтелә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, магнит давыллары вакытында нерв системасына начар йогынты ясый торган электромагнит дулкыннары саны арта. Күп кенә метео бәйле кешеләр баш авыртуы, арыганлык, хәлсезлек һәм йокысызлык кичерә.

Магнит давылларының сәламәтлеккә начар йогынтысын киметү өчен иммунитетны ныгытырга, вакытында йокларга һәм витаминнарга һәм минералларга бай ризык ашарга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев