Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдәни мохит

“Мәдәни мохит” программасы нигезендә шәһәрнең үзәк мәйданында, паркларда төрле ял итү, күңел ачу чаралары дәвам итә. Үзәк фонтан янында кичке сәгатьләрдә тынлы оркестр уйнавы да баулылар өчен.

Сәхнәдән тулы бер тынлы оркестр уйнап торса да, халык күп түгел иде. Ял итүче тамашачылар арасында баулылы пенсионер Динам Шәрифуллин да бар иде. Ул да халыкның аз һәм сүлпән булуын әйтеп үтте.

– Шундый чаралар уздыралар, без яратып килеп йөрибез. Мин җәмгыять эшләрен яратам. Шундый чараларны да яратып киләм, – ди Динам Шәрифуллин. – Никтер яшьләр генә бик юк. Шундый оркестр уйнап тора, ә чыгып биючеләр юк. Никтер сүлпән.

Ветеран сүзләренчә, ул мондый чаралардан ял итеп, үзенә рухи байлык алып китә. Тик оркестрга кушылып биючеләр булмавы, шәһәр халкы җыелмавына ул ризасызлык белдерде.

Исегезгә төшереп үтәбез, “Мәдәни мохит” программасы кысаларында шәһәр халкының, шул исәптән кечкенә һәм мәктәп яшендәге балаларның да атна дәвамында төрле чараларда катнашу һәм ял итү мөмкинлеге бар.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев