Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләйлә Фазлыева эшләми торган көннәрдә Татарстанда эшләячәк объектларны атады

QR-код булган очракта 18 яшьтән өлкәнрәкләр спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә һәм аквапаркларга керә ала.

Эшләми торган атнада кафелар һәм сәүдә үзәкләре QR-кодлар буенча гына эшләячәк.

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләгәнчә, кафе һәм рестораннар бары тик QR-кодлар буенча гына эшләячәк. Ризыкны үзең белән алганда, заказларны илтеп биргәндә, аэропортлардагы, вокзаллардагы җәмәгать туклануы урыннарында һәм банкет хезмәте күрсәткәндә сертификатлар кирәкми.

Код булган очракта 18 яшьтән өлкәнрәкләр спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә һәм аквапаркларга керә ала.

Мәйданы 150 квадрат метрдан зуррак булган сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләренә һәм көнкүреш кирәк-яраклары сата торган башка объектларга керү өчен шулай ук QR-код кирәк.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/28-10-2021/l-yl-fazlyeva-eshl-mi-torgan-k-nn-rd-tatarstanda-eshl-yach-k-ob-ektlarny-atady-5842056

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев