Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Лицензия вакыты чыккан коралларны тапшыру хәерлерәк

Лицензия вакыты чыккан коралларны махсус хәрби операциягә тапшырган очракта, корал хуҗаларына штраф салынмый.

Лицензиянең гамәлдә булу вакыты чыккан утлы корал хуҗалары, әгәр аны махсус хәрби операция ихтыяҗларына тапшырырга карар кылсалар, административ җәзага тартылмаячак. Бу хакта полиция майоры, ТР Росгвардия идарәсенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Рамил Камалиев хәбәр итте.
– Лицензиянең гамәлдә булу вакыты чыккан гражданнар бар, яки алар мылтыкны туганнарыннан мирас итеп алганнар һәм аның белән нәрсә эшләргә белмиләр – алар аны  “Мылтыкны махсус хәрби операция сугышчыларына тапшыр” акциясе кысаларында тапшыра ала. Мондый очракта,  лицензия  булмаган мылтык хуҗасына административ беркетмә төзелмәячәк, – дип сөйләде Рамил Камалиев.
Сугышчылар ихтыяҗларына мылтык тапшыру турында тулырак мәгълүматны Росгвардиянең рәсми сайтыннан карарга була. 
Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев