Ләйсән-Ләйсәнә, Камил-Камилә...
Балага нинди исем кушарга дигән проблемалы сорау һәр заманда актуаль булган. Яңа туган балага мәгънәле, туры килгән исемне эзләү, кушу – әти-әниләрнең бурычы дисәк тә ялгыш түгел. Кешенең исеме тормышына һәм язмышына йогынты ясыймы?
Ләйсән абый
Татар халкы элек-электән яңа туган сабыена исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Алар исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, җиңел әйтелешле исемнәр бирергә тырышканнар. Тормышта уртак исемнәр белән дә еш очрашабыз, уртак исем дигәнем – кыз исемнәрен малайларга, ә малай исемнәрен кызларга кушу очраклары. Мәсәлән, Чулпан, Йолдыз, Фирдәвес, Айназ... Язмам Шалты авылында гомер итүче Ләйсән Әсгать улы Солтановның исеме тарихы белән башланыр.
– Миңа Ләйсән исемле кеше кирәк иде, – дип куркып кына телефон трубкасыннан җавап көтәм. Шул ук вакытта Ләйсән абый дияргә никтер тел әйләнми генә бит. Җитмәсә, күрше өстәлдә генә хезмәттәшем Ләйсән Сәетгәрәева утыра. Аңа да кызык булып китте бугай...
– Моңа кадәр хатын-кыз затыннан булган Ләйсәннәр белән генә аралаша идем. Адашлар арасында ир-егетләр дә барын белми идем әле, – дип елмаеп кына пышылдап куйды. Ул арада көр генә тавышлы ир-ат тавышы трубканың теге ягында тавыш бирде. Мин әйтәм, “Исәнмесез, Ләйсән исемле кеше, абый кирәк иде”.
– Әйе, мин булам, тыңлыйм, – дигәч күңелгә үк рәхәт булып китте. Ягымлы гына тавыш. Аның белән танышып, аралашып китүе дә җиңел генә булды.
Ләйсән Әсгать улы 1966 елда Шалты авылында туган. Ул уртанчы бала. Аның Винер исемле абыйсы, Илнур исемле энесе бар икән.
– Ләйсән исемен әти белән әнием кушканнар инде, – ди Ләйсән Солтанов. – Аларга бу исем гади булып, ир бала исеме кебек телгандыр. Чөнки Ләйсәнә исемле хатын-кыз исеме бар бит. Гомумән, татарда исемнәр парланып килә бит: Ләйсән-Ләйсәнә, Камил-Камилә, Җәмил-Җәмилә... аларны чиксез тезеп китеп булыр иде.
Ләйсән абый гомере буе машина йөртүче, тракторист булып эшләгән. Сөйләвенчә, бала һәм яшүсмер вакытында үзгә булган исеме аңа кыенлык тудырмаган. Ә менә үсеп, авылдан читкәрәк киткәч, сораулар туган.
– Мәктәптә алай кыенлыклар булмады, ирештерүче дә юк иде, – ди ул. – Бераз үскәч, әйе, исемемне алыштырасы килгән чаклар булды. Аннары инде килештем исемем белән, чөнки кеше барыбер әти-әни кушкан кечкенә чактагы исем белән дәшәчәк. Бигрәк тә ниндидер документ эшләрен башкарганда кешеләрнең реакциясе кызык. Мин аларга документ сузам, ә алар минем исемне укып карыйлар да, сораулы карашлары белән текәлеп торалар. Шул вакытта мин “Әйе, әйе, Ләйсән мин. Исемем – Ләйсән” диеп кабатларга күнеккән. Шулай ук бер белмәгән кешеләр белән танышканда аларның аптыраулы карашларын да тоярга өйрәндем инде. Хәзер аптырамыйм да. Ник аптырарга соң? Безнең авылда тагын бер Ләйсән бар бит. Мин уйлыйм безнең авылда гына түгел, башка җирлекләрдә дә Ләйсән исемле ир-егетләр бардыр. Баулыда Ландыш исемле ир-ат яшәгәнен беләм.
Шулай итеп, Баулы Ландышын эзләргә керештем. Табып булмады (язмамны укыса, бәлки үзе мине эзләп табар әле). Ә Шалтыда яшәүче икенче Ләйсән абый телефонын алмады.
Шулай да үзенчәлекле исемле кешеләр Баулы районында гаять күп бит. Алар белән дә аралашырга җай чыкты.
Дария, Дарья, Сырдарья
– Сырдарья дигән исемне миңа әтием куштырган, – дип сөйләде баулылы Сырдарья Әхмәтова. – Әтием армия хезмәтен үтәгән вакытта, аңа Сырдарья елгасы буенда булырга туры килгән. Күрәсең елга аның күңеленә шул кадәр хуш килгән, мин тугач та, кызым Сырдарья исемле була дигән.
Сырдарья апа сөйләвенчә, исеме аңа кыенлыклар тудырмаган. Шулай да башка милләт кешеләре өчен исемен әйтергә авыррак булган.
– Ничек кенә дәшәргә тырышсалар да, мин үз исемемне бозып дәшкәннәрен яратмыйм, – ди ул. – Алдагы өч хәрефен төшереп калдырып Дарья гына диеп дәшүчеләр дә, Дарьюшка, Сирдария, Дария, Дәрия дип әйтүчеләр дә булды. Менә бит миндә күпме исем! Шулай да исемемне дөрес итеп әйтүләрен яратам.
Исергәп авылында да Сырдарья апа Шәмсуарова бар. Ул да исеме белән бәйле кызык хатирәне исенә төшерде.
– Бала чакта, үсмер вакытта алай исемгә бәйләнеп ирештергәннәрен хәтерләмим, – ди ул. – Ә менә үсеп Бөгелмәдә укыган вакытта артымнан бер егет йөри башлаган иде. Ул еш кына буталанып ялгыш берничә тапкыр миңа Амударья диде. Шуннан соң мин аның белән аралашмадым да. Исемне бутап әйткән егет ышанычлы булмас кебек тоелды. Ошыйм икән, иң беренче ул бит минем исемне исендә калдырырга тиеш иде.
Зөфәр түгел, Зефир
Замана шаукымына ияреп кайчандыр Октябрят, Октябрина, Ленар (Ленин армиясе), хәтта Мэлс исеме дә барлыкка килгән. Мэлс исемен карый торган булсак, ул Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин исемнәренең баш хәрефләрен алып, шуннан җыеп ясалган исем.
–Минем исемемне туу турындагы таныклыкка ялгыш язганнар. Әни карап та тормаган күрәсең. Зөфәр түгел, чын исемем документ буенча, Зефир мин, – дип сөйләде баулылы Зөфәр Фәррахов. – Элек авыл кешесе нишләсен инде, ни язганнар, шуңа риза булып кайтып киткәннәр. Андый очраклар бик күп булган бит. Соңрак исем алыштыру турында уйлаганым да булды, тик һаман документ эше, бик четерекле. Шулай калдырдым инде. Тормышта болай барысы да Зөфәр диеп, әти- әнием уйлаган исем белән эндәшәләр, аларның күбесе бит документта ни язылганын белми дә. Шулай итеп, Зөфәр түгел, Зефир мин. Минем исем ярыйсы әле, минем Румбик, Трактор кебек исемнәрне дә ишеткәнем бар. Тракторы бигрәк инде...
Исем язмышка йогынты ясыймы?
Исемнәр белән бәйле очракларны карый башлагач, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитовка да сорау бирдек. Исемнәр, аларның мәгънәсе кеше тормышына, язмышына йогынты ясыймы?
– Ислам дине шәригате чыганакларына карыйк. Аның нигезе коръән һәм пәйгамбәребезнең хәдисләре. Сөннәт дип атыйбыз. Пәйгамбәребез хәдисләрендә иң яхшы исемнәр – ул Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме белән бәйле булган исемнәр: Габдулла, Габдрахман, Габдерәхим, Габдесәләм һәм башка исемнәр. Алар Аллаһының колы дигән мәгънәне аңлата. Пәйгамбәрләрнең исемнәре дә күркәм, хәерле санала. Мәсәлән, Ибраһим, Якуб, Мөхәммәт һәм башкалар. Аннары һәр халыкның үзенә хас, гореф-гадәтләренә бәйле исемнәре дә бар. Алар күркәм, яхшы мәгънәле булырга тиеш. Язмышка, тәкъдиргә кешенең исеме тәэсир итәме дигәннән, кешенең язмышы, байлыгы, сәламәтлеге һәм тәкъдире бары тик Аллаһы Тәгаләдән. Исем язмышка йогынты ясамый. Дөрес, соңгы вакытта мәчеткә килеп яшерен исем алырга теләүчеләр күбәеп китте. Мәсәлән, ул Роберт икән, Сәмигулла кушыгыз әле диеп киләләр. Тормыштагы бәхетсезлекләрдән, язмышны үзгәртә алырмын дигән уй-фикер белән килә алар. Бу – ялгышу. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, кайбер кешенең исеме начар мәгънәле, начар сүзне белдерүче тискәре, җүләр, акылсыз дигәнне аңлаткан исем дә булырга мөмкин. Кешегә туганнан алып, гомере буе шул начар сүзне белдергән исем белән дәшеп тору хәерле түгел. Шуңа күрә заманага иярәм диеп, үзеңә ошаган ниндидер бер мәгънәсез сүзне балага исем итеп кушу яхшы гамәл түгел. Чөнки ул балага бит җәмгыятьтә, кешеләр арасында яшисе, начар исем булса, аны үртәячәкләр. Шунлыктан кечкенәдән үк аның рухи халәтенә, психикасына тәэсир итәргә мөмкин. Шәригатебез хуплаган исемнәрне кушсак, кыз бала һәм ир бала исемнәрен дөрес итеп кушсак, дин күзлегеннән дә хәерле булып санала.
Ә син, укучым, үз исемеңнең мәгънәсен беләсеңме?
ФОТОСУРӘТ KREA НЕЙРОЧЕЛТӘРЕ БЕЛӘН ЯСАЛГАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев