Кызылтүшләргә урманда җим табу авырлашкан
Кызылтүшләр җылы якларга очып китми – бу кошлар туган якта кышларга яраклашкан.
Кыш көннәрендә урманнарда ризык табу авырлашкач, алар шәһәр паркларына күчә, шәхси йорт тирәләрендә күренә башлыйлар, чөнки кешеләр янында аларга җим табу җиңелрәк. Кызылтүшләр бигрәк тә миләш һәм туңып калган алма, балан кебек җимешләр белән сыйланырга ярата. Әлеге купшыкайларны күреп сокланмый мөмкин түгел.
Кызылтүшләрнең ата җенестән булганнары ачык төсләрдә, ә ана кошларның түшләре бераз тоныграк була икән. Белә идегезме?
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев