Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кызылъяр мәктәбе укучылары 3D-модельләштерүне өйрәнә

“Заманча мәктәп” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, Кызылъяр мәктәбендә цифрлы һәм гуманитар профильле «Үсеш ноктасы» проекты белем бирү үзәгендә укучылар 3D принтерны үзләштерү мөмкинлеге алдылар. Аның ярдәмендә укучылар төрле предметлар, макетлар ясыйлар. Проект 2019 елдан бирле тормышка ашырыла.

3D модельләрне проектлау һәм тормышка ашыру укучылар өчен гаять мавыктыргыч. Чөнки заманча тормышта 3D модельләштерү буенча белем алу мөмкинлеге зур. Ул күп кенә һөнәрләрдә, шул исәптән техник һөнәрләрдә һәм белгечлекләрдә кулланыла.

– “Үсеш ноктасы” проектының бер юнәлеше – технология, – дип сөйләде химия, биология һәм технология фәннәрен укытучы Лилия Инсапова. – Кызылъяр мәктәбендә укучы балалар өчен 3D модельләштерү серләрен өйрәнү бик мавыктыргыч, малайлар да, кызлар да кызыксынып үзләштерәләр. Бүгенге көндә мәктәп базасында уздырыла торган “Үсеш ноктасы” проекты кысаларындагы түгәрәкләргә 110 бала йөри. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләренә карап, өйрәнү этапларга бүленә.

Алтынчы сыйныфта укучы Эмиль Габидуллин инде ике елдан артык 3D модельләштерү серләрен өйрәнә. Үзе үк модельләр уйлап таба, аларны ясый һәм укытучысы Лилия Инсапова җитәкчелегендә 3D принтер ярдәмендә ясап чыгара.

– Һәр модельне башта уйлап табам, аннары компьютерда ясыйм, – ди 6нчы сыйныф укучысы Эмиль Габидуллин. – Аны 3D принтер ярдәмендә чыгару тагын да кызыграк. Анысы инде эшнең нәтиҗәсе.

Шулай итеп, укучылар быел да 3D принтер ярдәмендә яңа ел композицияләре, төрле биналарның макетларын ясаганнар. 3D модельләштерү белән беррәттән, укучылар виртуаль чынбарлыкны да үзләштерәләр, киләчәктә катлаулырак һәм кызыклырак макетлар булдыру өстендә эшлиләр.

Бу хакта тулырак Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев