Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызылъяр игенчеләренә ял бүләк иттеләр

Урып-җыю эшләренең кызган мәле. Басу-кырларда, ындыр табакларында эш кайный. Баулының мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада артистлары матур традицияләргә тугры калып, игенчеләргә ял сәгатьләре оештырды. Алар бу юлы Кызылъяр хуҗалыгының ындыр табагында чыгыш ясадылар.

– Без бүген “Хезмәт итсәң илгә, эшең очмас җилгә” дип исемләнгән концерт программасы белән игенчеләребезне сөендерәбез, – дип сөйләде чыгышына әзерләнә-әзерләнә агитбригада җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова.

Концерт программасы һәрвакыттагыча матур теләкләргә бай булды. Иртәдән бирле ындыр табагында эшләүчеләр мондый ял сәгатьләрен көтеп алалар. Альберт Садыков 20 ел тракторда эшли. Ел саен килүче агитбригада артистларына рәхмәтле ул.

– Бик рәхмәт! Безнең күңелләрне күрүче артистларыбыз үз традицияләрен дәвам итәләр, – ди Альберт Садыков.

– Урып-җыю вакыты – иң җаваплы чор. Шуңа да дистә еллар буена игенче хезмәте зурлана, – дип сөйләде хуҗалыкта агроном булып эшләүче Ришат Фәррахов. – Авыр эштән туктап, концерт карау – алга таба эшләргә дәрт өсти.

Хансевәр авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Айрат Фәррахов сүзләренчә, ул кечкенә чагыннан ук игенчеләр алдында чыгыш ясап үскән. Эшчеләр алдында концерт бирү, тагын да җаваплы ди ул.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев