Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кышкы балык тотучы баулыларга берничә киңәш

Кышкы балык тоту чоры аеруча җаваплы. Елгаларда боз каткач, һәвәс балыкчылар өчен тотрыклы боз юлы ачыла. Кышкы балык тоту сезонында нинди саклык кагыйдәләрен үтәү зарур. Башкортстанның Иске Балтач авылында яшәүче, журналист булып хезмәт куючы Дамир Хәйртдинов та ел әйләнәсе балыкта йөрергә ярата. Кышкы балык тоту кагыйдәләрен ул аңлатып үтте.

Һәвәс балыкчы Дамир Хәйртдинов мәктәптә укыган чакта ук качып-посып бәкедән балык каптырырга яраткан. Ул 1982 елда беренче тапкыр кышкы балыкка барып, бәке ясап балык каптырган.

– 2004 елдан кышкы балыкчылык белән «чирләдем» дип әйтә алам, – дип сөйләде ул. – Кичектергесез мәшәкать булмаса, атнаның бер ял көнендә энем Айдар белән Танып елгасына балыкка барабыз. Безнең сынаулар буенча балык тулган ай чорында, шулай ук атмосфера басымы югары булганда пассив булучан.  Ләкин андый чакта да ерткыч булмаган балыкның чиртү мизгеле булып ала. Кайчак шул вакытны көтеп, көн уза. Ә ул егерме минут- ярты сәгать кенә дә булырга мөмкин. Балык актив булганда да кайчак аның кәефенә ачкыч табу авыр.

Дамир Хәйртдинов сүзләренчә, ерткыч булмаган балыклар җимгә таләпчән. Беркөнне ул черки личинкасына яхшы капса, икенче көнне бу җим эләктерелгән кармакка килеп тә карамаска мөмкин. Шуның өчен балыкчыда берничә төрле җим булырга тиеш дип саный ул. Черки личинкасы, чебен личинкасы, камыр... Һәр балыкчының үз җае булган кебек, Дамир Хәйртдиновның да үз хәйләсе, үз алымы бар.

– Балыкны бер  урынга җыю һәм бер урында тоту өчен азык куллану яхшы нәтиҗә бирә. Алар махсус кибетләрдә сатыла, – дип киңәш бирде балыкчы. – Күпчелек балыкчылар, җирле сулык үзенчәлекләрен исәпкә алып, аны үзе ясый.  Безнең якларда балыкка ялгызың йөрү куркыныч. Кыш көнендә боз ватылып, суга төшү куркынычы зур. Ерткыч җәнлекләр һөҗүм итүе бар. Алар андый урыннарны яраталар. Чөнки кайбер балыкчылар каптырган вак балыкларын кире җибәрми яки үзләре белән алмый, ә аларны бәке янында калдырып китәләр.

Һәвәс һәм күп еллык тәҗрибәсе булган балыкчы киңәш иткәнчә, кышкы балыкка барып өшемәс өчен җылы итеп киенергә кирәк.  Җылытылган киемнәрне хәзер кибетләрдән сайлап алу мөмкинлеге зур.

– Җилдән саклану өчен палатка булса яхшы, – ди Дамир Хәйртдинов. – Шулай да һава торышы ун градустан түбән булса, балыкка барырга атлыгып тормыйм...башкаларга да киңәш итмәс идем.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев