Композитор Ганс Сәйфуллин бик авыр хәлдә хастахәнәдә...
5 нче апрель көнне композитор Ганс ага Сәйфуллинны концерт барган вакытта ашыгыч ярдәм машинасы белән 18-нче хастаханәгә алып киткәннәр. Әлегә ул бик авыр хәлдә.
Концертта "Болгар кызлары" төркеме Ганс Сәйфуллинның Филүс Хисаметдинов сүзләренә "Рәхмәт язмыш" дип аталган яңа җырын бик матур итеп башкарган иде. Композиторга нык дулкынлану зыян иткән, дигән фикер дә бар.
Якыннары, туганнары Ганс ага Сәйфуллинның терелүен көтеп кала.
Чыганак: aksu-tv.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев