Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көчле рухлы баулылы

Физик мөмкинлекләре чикле баулылар арасында, иҗат белән шөгыльләнеп, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен тоеп яшәүчеләр шактый. Кечкенә чагында ялгыш кадалган укол аркасында аягына зыян килгән 60 яшьлек Зөлфия Халикова – шундый көчле рухлы кешеләрнең берсе.

Зөлфия Халикова 1963 елда Салих авылында 6 балалы гаиләдә сау-сәламәт булып дөньяга килә, бер яше тулганчы тәпи китә. Бер яшьлек чагында авырып, температурасы нык күтәрелә. Әти-әнисе медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Укол кадагач, баланың аяклары кәкрәеп кала, йөрмәс хәлгә килә. Бераздан ул тотынып булса да йөри башлый, тик аяклары тураймый. Мәктәп яшенә җиткәч, аны әти-әнисе я күтәреп, я чанага утыртып укырга йөртә башлый. Кыз үзе дә, тотынып булса да, бераз йөри әле.
Зөлфиягә ун яшь чагында гаилә Кыргызстанга күченеп китә. 
– Әнинең апасы шунда яши иде. Ул авырып китте дә, аны карарга кеше булмагач, без гаиләбез белән шунда киттек, – дип сөйли язмабыз герое.
 16 яшендә аякларына операция ясыйлар кызның. Тик ул уңышлы чыкмый: аякларын турайталар, тик ул бөтенләй йөри алмый башлый, сеңерләренә зыян килә. 19 яшендә беренче коляска алалар аңа.
Зөлфия апага 30 яшь вакытта гаилә туган якларына кайта. Хәзер ул апасы Зәйтүнә белән Салих авылында гомер итә. Мунчага алып барырга, коляскадан диванга төшеп утырырга да ул ярдәм итә. 
Бер кулы да начаррак тота Зөлфия апаның. Шуңа да карамастан, күптәннән инде ул кул эшләре белән мавыга. Чөнки ул бер дә тик утырырга яратмый.
– Башта сеңлемне кәгазьдән төрле фигуралар ясарга өйрәттеләр. Матур күгәрченнәр, аккошлар ясый иде. Аннары бисердан бизәнү әйберләре үрә, тапочкалар, чәчәкләр һәм кофталар бәйли башлады, бик матур килеп чыга аның, – ди Зәйтүнә апа.  
Зөлфия апа, тапочкалар бәйләп, туганнарына да бүләк итә. Алар исә, аны үсендереп, тагы бәйлә дип, күңелен күтәрәләр. Иҗат җимешең башкаларны сөендерсә, тагын да дәртләнеп эшләп китәсең бит ул. 
– Соңгы вакытта алмаз мозаикасы белән картиналар ясау күңелемә аеруча ошый. Аларны апам алып кайтып бирде. Көне буе ясап утырам, шундый рәхәт, ул мине тынычландыра, миңа бер юаныч, – ди оста куллы ханым. 
Күз явын алырлык матур картиналар килеп чыга аның, сокланып туймаслык.
Җәй көне ул үзе генә саф һавага чыгып китеп (коляскасы аккумуляторлы, үзе йөртә), табигатька хозурланып йөрергә ярата Зөлфия апа. 
– Социаль яклау бүлеге аша бушка 3-4 коляска бирделәр инде. Аккумуляторлы булгач, миңа бик уңайлы, үзем китәм дә барам. Урамнарны карап, күрше-тирәләр белән аралашып кайтам. Памперслар һәм башка кирәкле әйберләр белән дә ярдәм итәләр, абыем алып кайтып тора, – ди Зөлфия Халикова.
Аңа ноутбук алып биргәннәр. Шуның аша һәм телевизордан дөнья яңалыклары белән танышып бара ул. Әле китап укырга да ярата. Авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова аңа китаплар алып килеп тора.
– Ләйсәнәгә рәхмәт, ул миңа бәйрәм саен бүләген алып килә, ел саен Яңа ел белән котлап китә, – ди Зөлфия апа.
Авырлыклар алдында югалып калмаган, тормыш сөючәнлеген югалтмаган көчле рухлы Зөлфия Халикова күпләргә үрнәк булып гомер итә.
Фото: Зөлфия Халикова шәхси архивы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев