Киләсе елга массакүләм мәгълүмат чаралары өчен күпме акча каралганын әйттеләр
Киләсе елда Татарстан бюджетында керем 294,8 млрд сум, чыгым 305,7 млрд сум булыр дип фаразлана. Дефицит 10,9 млрд сум тәшкил итәчәк.
Киләсе елга Татарстанда планлаштырылган бюджетта массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсенә 1,7 млрд сум акча каралган.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды. Республика финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сүзләренчә, ниятләнгән бюджетта телевидение һәм радиотапшыруларга 972,1 млн сум, вакытлы матбугат һәм нәшриятка 685,1 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
Киләсе елда Татарстан бюджетында керем 294,8 млрд сум, чыгым 305,7 млрд сум булыр дип фаразлана. Дефицит 10,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Закон проекты беренче укылышка әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев