Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәнсевәр авылында үзара салым акчасына су линиясен яңарталар

Шушы көннәрдә Хәнсевәр авылының Совет урамында су торбаларын яңарту эшенә керештеләр. Әлеге эш, нигездә, үзара салым акчалары хисабына башкарыла.

“Әлеге урамда 750 метр тирәсе су торбалары яңартылачак, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов. – Үзара салым акчаларын махсус шушы эшне башкарыр өчен ике ел дәвамында җыйдык. Барлыгы 750 мең сумнан артык акча кирәк була. Берничә ел бу урамда су белән бәйле өзеклекләр еш килеп чыкты. Су торбасының яңа линиясе ышанычлы итеп эшләнә, пластик торбаларны тимер торба эчендә калдырып ясыйбыз. Үзара салым акчалары гына җитми, шуңа күрә бер өлеше авыл җирлеге бюджетыннан да кушылачак. Эшне “Строймонтаж” оешмасы башкара”.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, җиде ел элек Карл Маркс урамында да шулай ук үзара салым акчаларына су торбаларын алыштырган булганнар.

“Авыл халкы хәзер үзара салым акчаларын авылдагы эшләр өчен тотылганын аңлый башлады, – ди Заһид Галләметдинов. – Шулай да үзара салым акчасын бирергә теләмәүчеләр бар әле.”

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев