Халыкара чәй көнендә баулылы Әнисә Биктимерова шифалы чәйләр әзерләргә өйрәтә
Көндәлек тормышыбызны чәй эчүдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз кебек. Ел саен 15 декабрьдә халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без шифалы үләннәр җыючы, төрле чәйләр әзерләүче шәһәрдәшебез Әнисә апа Биктимерованың өенә бардык.
Чәй төсләре буенча да, тәмнәре белән дә, шифасы ягыннан да бер-берсеннән аерылып тора. Яшел, кара, сары, кызыл чәйләр була. Безнең халыкта күбрәк кара һәм яшел чәй эчү киң таралган. Аларга мәтрүшкә, бөтнек, юкә чәчәге кебек үләннәр дә кушып җибәрсәң, хуш исле генә түгел, шифалы чәй дә килеп чыга. Ә менә Әнисә апа инде бик озак еллар үз куллары белән кипрей (иван-чай) үсемлегеннән чәй әзерли. Ул гына да түгел, башка төрле шифалы үләннәрне дә күпләп җыеп, кышка әзерләп куя. Аның сүзләренчә, һәр үләнне белеп куллансаң гына шифасы тия. Әлеге үсемлекне кайсы вакытта җыярга, ничек итеп чәй әзерләргә – бу хакта 17 декабрьдә Баулы телевидениесенең хәбәрләр чыгарылышыннан карарга мөмкин булачак.
Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев