Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КФУ профессоры җәйгә һәм көз башына фаразлар белән бүлеште

КФУ профессоры җәйгә һәм көз башына фаразлары белән бүлеште

«Безнең төбәктә апрель аенда уртача айлык температураның 1,5 градуска күтәрелүе көтелә. Ай җылы булачак. Республиканың көнчыгыш районнарында явым-төшем кытлыгы күзәтелергә мөмкин», - дип хәбәр итте ул.

Республикада май аенда температура һәм явым-төшемнәр нормада булачак. Казанда бу айда уртача температура, гадәттә, 13,5 градус тәшкил итә, 40-45 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә. Июнь аенда Казанда уртача температура климатик норма күләмендә булыр дип көтелә, ул +17 градус тәшкил итә. 60-68 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк, яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

«Безнең төбәктә июль салкын, температура климатик нормадан (+20 градустан) түбәнрәк булыр дип көтелә», – диде КФУ профессоры.

Августта температура нормада булачак һәм +17 градус тәшкил итәчәк. 60 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. Сентябрь исә эссе булыр дип фаразлана, температура климатик нормадан югарырак булачак, явым-төшемгә кытлык күзәтелергә мөмкин. Бу айда Казанда уртача температура +11 градус тирәсе тәшкил итә, 50 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә.

 

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/salkyn-iyul-yly-sentyabr-kfu-professory-aiga-ham-koz-basyna-farazlary-belan-buleste-5852439

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев