Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кемгәдер бәясе мөһим. Кемгәдер – сыйфаты

Баулы кибетләрендә баланы мәктәпкә киендерү күпмегә төшә? Уку елы башланырга санаулы көннәр калды, шуңа күрә “Хезмәткә дан” хәбәрчесе Баулы кибетләрен карап чыгып, баланы мәктәпкә җыю ата-аналарга күпмегә төшүе белән кызыксынды.

– Быел мәктәп товарлары алып кайтмадым, – дип сөйләде безгә балалар киемнәре белән сәүдә итүче бер эшмәкәр. – Укучыларның әлегә нинди форматта укыйсылары төгәл генә билгеле түгел. Дистанцион булса, әти-әниләр мәктәп формасы алырга ашыкмаячак, чөнки балалар тиз үсә. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтәм: күпләр мәктәп кирәк-яраклары алырга бик ашыкмый. Шулай да миндә мәктәп өчен кайбер әйберләр бар: водолазка, кардиганнар.

– Мәктәпкә әзерләнүгә, нигездә, беренче сыйныфка барачак балаларның ата-аналары аеруча игътибар бирә, – ди канцтоварлар кибете сатучысы. – Күп кенә ата-аналар очсызрак товарга түгел, ә кыйбатракка өстенлек бирә. Мәсәлән, бездә дәфтәрләр биш сумнан башлана. Тик әти-әниләр гадиен түгел, ә матур тышлысын сайлый.

Бер үк кибеттә төсле карандашларны, мәсәлән, 60 сумга да, 400 сумга да сатып алырга була. Гадәти ручкаларның да биш сумлыгы да, 50 сумлыгы да бар. Аерма, нигездә, дизайнда гына, бер үк төсле язалар. Һәркемгә кесәсенә карап сайлап алырга мөмкинлек бар.

Мәктәп киемнәре базарында да шул хәл. Ак блузканы 750 сумга да, 1700 сумга да алып була, бәясе сыйфатка бәйле. Аяк киеме дә шулай: кызлар өчен балетканың 350 сумлыгын да, сыйфатлырак 2000 сумлыгын да тәкъдим итәләр.

Бәяләрне күзәтү күрсәткәнчә, Баулы кибетләрендә кызларны мәктәпкә киендерер өчен, 6500 сумнан алып, 19200 сумга кадәр акча кирәк булачак, ә малайлар өчен – 6600-16900 сум.

Ата-аналар арасында балаларына бренд киемнәре һәм аяк киемнәре генә сатып алучылар да бар. Андыйларга Баулы сәүдә объектларында йөрисе дә юк, бездәге ассортимент уртача керемле сатып алучы өчен. Күпме ата-ананың балаларын башка шәһәрләрдәге кибетләрдә киендерүен фаразларга гына кала.

 

 

Кызларга

Мәктәп формасы (күлмәк һәм алъяпкыч) – 800-1600 сум

Мәктәп формасы (итәк, блузка, пиджак) – 3150-4600 сум

Спорт костюмы – 1200-3000 сум

Туфли – 350-1500 сум

Кроссовка – 750-1000 сум

Алмаш аяк киеме – 350-1500 сум

Портфель – 600-3000 сум

Канцтоварлар – 500-3000 сум

 

Малайларга

Мәктәп формасы – 2000-2500 сум

Күлмәк – от 300 до 1000 сум

Спорт костюмы – от 900 до 2000 сум

Туфли – 1000 до 1800 сум

Кроссовка – 800 до 1800 сум

Алмаш аяк киеме – 500-1800 сум

Портфель – 600-3000 сум

Канцтоварлар – 500-3000 сум

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев