Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кечкенә баулылы попугай асрау серләрен сөйләде

Баулыда яшәүче җиденче сыйныф укучысы Ансель Вәлитов үз бүлмәсендә дулкынсыман попугайлар асрый. Аларны ничек тәрбияләргә, нәрсәләр белән сыйларга икәнен ул яхшы белә.

Вәлитовлар гаиләсендә ике егет – Ансель белән Радель үсеп килә. Егетләр укуга да, спорт белән шөгыльләнергә дә, попугайлар карарга да өлгерәләр.

– Мин кечкенә вакыттан ук үземнең попугайларым булуын тели идем, –  дип сөйләде Ансель. – Шулай бик җайлы гына килеп чыкты, әнием миннән туган көнеңә нәрсә бүләк итик дип сорадылар. Минем җавабым әзер иде инде, әлбәттә, попугай бүләк итүләрен сорадым. Шулай итеп бездә дулкынсыман попугай барлыкка килде. Башта ул берүзе генә иде. Аннан соң аңа күңелсездер дип уйлап, үземнең җыйган акчаларыма икенчесен алып кайттык. Аларның үзләренең исемнәре дә бар. Яшкелтрәк төстәге Петр – ул малай кеше, ә сарырагы – кыз, аның исеме Сакура.

Егетләр попугайларның нәрсә ашаганнарын, нинди ризыкларны күбрәк яратканнарын да яхшы беләләр.

– Попугайлар өчен махсус ярмалар катнашмасын кибеттән сатып алабыз, – ди Ансель. – Алларында һәрвакыт чиста су һәм махсус акбур куябыз. Акбурны алар томшыклары белән чукып уйныйлар. Попугайларның очып уйнаганнары да кызык. Бер очып чыксалар, тиз генә читлеккә керергә ашыкмыйлар алар.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев