Күбрәк эчә башлаганнар
Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматлары буенча, агымдагы 7 айда Баулы районында алкогольле продукция узган елның шул чорына караганда 7 процентка күбрәк сатылган.
Әлеге чорда Татарстанда җитештерелгән алкогольле продукция - 1 процентка, читтән кертелгәне 24 процентка күбрәк сатылган.
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда аракы куллану 17 процентка арткан. Күбрәк Татарстанда җитештерелгән аракыны эчкәннәр - ул читтән кертелгән аракыга караганда 6 тапкыр артыграк сатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев