Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казның ите тәмле, мае – файдалы

Көннәр суытып, бераз кар төшә башласа, авылларда каз өмәләре башлана.

Каз һәм үрдәкләрне ел саен күпләп асраучылар безнең районда да байтак. Шуларның берсе Исергәп авылында яшәүче Алина Фәершина. Ул быел да казлар һәм үрдәкләр алып үстергән.
– Өмәне берничә көн ясадык. Барлыгы 39 каз, биш үрдәк эшкәрттек, – дип сөйләде Алина ханым. – Казларның мамыгыннан ел саен мендәр ясыйбыз. Иренмичә тырышып карасаң, ризык була инде. Казның һәр әйбере үз урынына кирәк, аның бер артык җире дә юк бит. Шуңа ел саен каз бәбкәсе алырга тырышам мин. Быел каз бәбкәләрен 15 июньдә алган идем. Бүгенге кадәр үстердек. Үрдәкләр черри-велли дигән токым иде, авырлыгы белән шаккатарлык зур булдылар, берсе- берсе генә дә 3,6 килограмм чамасы. Ә казның иң зурысы 5,5-6 килограмм чамасы килделәр. 
Алина Фаершина сүзләренчә, казның эч мае гына да бик күп төрле дәвалау сыйфатларына ия.
– Каз маен тәмле ризык әзерләгәндә дә кулланып була, өшегән, ярылган урыннарга алыштыргысыз ярдәм итә, хатын-кызларның матурлыгы өчен дә каз мае да бик файдалы, – дип сөйләде Алина ханым. – Шулай итеп, каз мае тәбикмәк, коймак майлау, ризык әзерләү өчен генә кулланылмый. Халык медицинасында тагын могҗизалы сыйфатлары билгеле.

  • Озакка сузылган ютәлдән котылу өчен, эрегән каз маен, ашар алдыннан, бер аш кашыгы кабып куярга. Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була. Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк.
  • Туберкулездан арыну өчен, эретелгән каз маена алоэ согы, какао, вакланган эрбет чикләвеге кушып болгатырга һәм парда җылытырга кирәк. Көнгә дүрт тапкыр, сөт белән бер кашык әлеге катнашманы кабып куярга. Уңай үзгәрешләр бер атнадан соң күренәчәк.
    Үпкә ялкынсынуы булганда  эретелгән каз мае һәм сарымсактан ясалган катнашманы җылыталар һәм пергаментка сөртәләр. Кәгазьне күкрәккә куялар, өстеннән җылы шарф ябалар һәм төнгә шулай калдыралар. Бер атналык курстан соң уңай нәтиҗә күренергә тиеш.
  • Туңганда. Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөрткәнче, җылы су белән тиренең сизгерлек сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү үткәннән соң, аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртәләр. Җылы кием кияргә яки җылы шарф белән уранырга кирәк.
  • Экзема кебек тире авыруларыннан котылырга каз һәм пихта маеннан ясалган мазь (2:1) ярдәм итәр. Тиренең зарарланган урыннарына көнгә берничә мәртәбә сөртергә кирәк. Дәвалау курсы – 20 көн, бу вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә.
    Ревматизм. Арка авыртканда мунчада, арканы каз мае белән ышку ярдәм итә. Тән җылыну нәтиҗәсендә ярдәме бермә-бер артачак. Ахырда җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сеанстан соң ревматизм узарга тиеш.
    * Мускуллар авыртканда. Тән авыртулары борчымасын өчен, авырткан урыннарга май, бал һәм спирт төнәтмәсе белән массаж ясыйлар. Әлеге катнашманы куллану тиредәге тозларны чыгарырга, кан әйләнешен яхшыртырга, капиллярларны ныгытырга ярдәм итә.
    * Простатит. Каз мае, вакланган сарымсак, бал һәм каланхоэ согы төнәтмәсен кабул итәргә. Катнашманы иртән һәм кич ач карынга бер аш кашыгы эчәләр. Ике атналдан соң кече йомышны үтәгән вакыттагы авырту бетәргә тиеш. Тулысынча дәвалану өчен төнәтмәне 30 көн дәвамында кабул итәргә кирәк.
    * Матурлык өчен. Каз мае вак җыерчыклардан арындыра, тән тиресенең корышуын бетерә һәм зур булмаган яраларны дәвалый. Составында каз мае булган косметика хатын-кыз организмына һәм аның матурлыгына уңай йогынты ясый. Иреннәр ярылганда да каз мае ярдәмгә киләчәк.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев