Казанның үзәгендә җир астыннан куркыныч табылдыклар килеп чыга [фото]
Островский һәм Астрономический урамнарында җир казу вакытында 2,5 метр тирәнлектә кеше сөякләре табылган.
Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү алып барыла - кеше җәсәде суд һәм медицина экспертизасына җибәрелгән.
Тикшерү комитеты фикеренчә, мәет 20-30 ел элек күмелгән. Экспертиза һәм бүтән чара нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип яза tatar-today.ru.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев