Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казандагы сыр кибетләренең берсеннән 24 кгдан артык санкцияле сыр алынды

Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе, Татарстан таможнясы һәм Татар транспорт прокуратурасы хезмәткәрләре сәүдә нокталарында тикшерү уздырдылар, Россиягә кертү һәм әйләнешкә кертү тыелган санкцияле авыл хуҗалыгы продукциясен, чималны һәм азык-төлекне ачыкладылар.

Казанның сыр кибетләренең берсендә Нидерланд, Италия, Франция, Германия һәм Ирландиядә җитештерелгән 24 килограммнан артык санкцияле сыр табылды.

Ведомство искәрткәнчә, хәзерге вакытта Россия Президенты указы нигезендә, шулай ук Германиядә ящур авыруының таралуы ачыклану сәбәпле, кайбер дәүләтләрдән, шул исәптән Европа Берлеге илләреннән дә, авыл хуҗалыгы продукциясенең, чималның һәм азык-төлекнең аерым төрләрен кертү тыелган.

Гамәлдәге законнар таләп иткәнчә, барлык санкцияле продукция юк ителде.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев