Казанда Кремль яр буендагы яңа мәчеттә беренче намаз укылды
Рөстәм Миңнехановка яңа мәчетнең архитектура үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Казанда Кремль яр буендагы яңа мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан беренче намаз укылды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Һәм Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин мәчеткә бәйрәм намазыннан соң килде. Анда аларга яңа мәчетнең архитектура үзенчәлекләре һәм мәчет төзелеше турында сөйләделәр.
- Яңа мәчет 2016 елда төзелә башлый. Аның исеме әлегә әйтелми.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләре буенча мәчет ачылышы Корбан бәйрәменнән соң булырга мөмкин.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/21/170075/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев