Картаюны акрынатучы продуктлар
Нинди ризыклар алар:
Кара җимеш - иң яхшы антиоксидант. Көнгә 3-4 җиләк ашау картаюдан җитди саклауны тәэмин итә.
Йөзем - көненә ким дигәндә 2 аш кашыгы кулланырга киңәш ителә.
Ак кәбестә – чи дә, тозланган килеш тә яшәрергә ярдәм итә.
Яшел чәй – матдәләр алмашын яхшырту сәләте белән билгеле.
Чөгендер – кан составын яхшырта һәм яшәрүгә ярдәм итә.
Әфлисуннар – С витаминының бик яхшы чыганагы.
Кызыл виноград – үзенең антиоксидант үзлекләре белән дан тота.
Татлы борыч - С витаминына бай, ул аны яшәртә торган продуктлар исемлегенә кертә.
Тары – атнага ике-өч тапкыр булса да тары боткасы куллану картаюны акрынайта.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев