Каршы элемтә
Баулы микрорайонында кайнар су булырмы?
Баулы шәһәренең 27нче микрорайонында яшәүче Лилия Гусамова, кайнар су бирүнең күпмегә туктатылып торуы белән кызыксынып, “Баулы-информ” редакциясенә сорау юллаган.
Хәерле көн! Шәһәребезнең 27нче микрорайонында кайнар суны бер айга туктатып тору турындагы имеш-мимешләр йөри. Гадәттә, ел саен суны ике атнага сүндерәләр иде һәм бу әле түзәрлек, гәрчә мин моны 21 гасырда кабул ителмәслек дип саныйм. Чыннан да, бер ай кайнар су булмасмы?
Лилия Гусамова
Бу мөрәҗәгатькә “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәте җавабы:
– Чыннан да 27нче микрорайонда 19 майдан кайнар су бирү бер айга туктатылды. Бу кайнар су белән тәэмин итү линиясенең 27нче котельныйдан алып 200нче ТКга кадәрге участогын реконструкцияләү белән бәйле. Кайнар су бирү Салих Сәйдәшев урамындагы түбәндәге йортларда туктатылды: 19, 19А, 21, 23, 23А, 24, 26, 27, 28, 29, 31, 32, 33, 34. Мондый чараларның уңайсызлык тудыруын аңлыйбыз, әмма халык эшләрне үткәрү зарурлыгы белән бәйле проблемаларны аңлар, дип өметләнәбез.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев