Кандыз мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте
Кандыз мәктәбендә озак еллар эшләп киткән укытучылар, бүгенге көндә хезмәт куючы укытучылар, хезмәткәрләр, шушы мәктәптә белем алган һәм илебезнең төрле тармакларында хезмәт куючы мәктәп һәм авыл горурлыгы булган медалистлар, фермерлар, бәйрәмне уздыруга ярдәм итүче иганәчеләр, район җитәкчеләре килде. Берничә сәгатьлек бәйрәм программасы бер сулышта үтте.
Тарих
Татар Кандызы башлангыч мәктәбенә 1924 елда нигез салынган. 1930 елда янкорма төзелгән. Шул елларда укыткан беренче укытучылар: Шәмсия апа Насибуллина, Һәдия апа белән Камил абый Ильясовлар, Шәмсекамал апа Ихсанова булган. 1947 елда мәктәпкә капиталь ремонт үткәргәннәр һәм ул җидееллык мәктәп статусы алган. 1959 елда кызыл кирпечтән бер катлы мәктәп бинасы төзелгән. Анда 700дән артык 1-8 сыйныф укучылары белем һәм тәрбия алган. Дәресләр ике сменада алып барылган. Өченче смена булып – кичке мәктәп эшләгән. Шул елларда укыткан укытучылар: Әхмәт Хаҗиәхмәтов, Нәсимә Хәйретдинова, Җәмилә Гаделшина, Мөсәббиха апа, Гөлсинә апа һәм башкалар.
1968 елдан Татар Кандызы мәктәбе урта белем бирә башлаган. Ул елларда башлангыч сыйныфта Рәсимә апа, Галимә апа, Гөлнур Зарифовна, Асия Вилдановна, Шамил Әдиуллович, апалы-сеңелле Раушания, Роза Шәйнуровналар, Гөлшат Гыймаевна, Роза Әхмәтовна, Зөлләрә апа һәм башкалар. Мәктәптә уку елы барышында җылылык, чисталык, тәртип саклауга күп көч куйган абый-апаларны да искә төшерделәр. Алар арасында мәктәп хуҗалыгы җитәкчеләре булып эшләүчеләр: Мөхәммәтнур Хәмидуллин, Әбүзәр Шәйхуллин, Илбизәр Сафин, Солтангали Нургалиев, Закуан Нәгимуллинның исемнәре телгә алынды. Шулай ук җыештыручы булып эшләгән апалар да читтә калмады. Алар арасында Әминә Дәүләтшина, Сәкинә Хәмидуллина, Гөлҗамал Хәмидуллина, Зөлләрә Кәримова, Фәния Насибуллина, Гөлсинә Нурисламова, Фәнүзә Гарифуллина, Миңсылу апа, Сиринә Гайфуллина, Гөлзада һәм Фирдәүсә апалар искә алынды.
1984 елда Асия Вилдановна Хәлиуллина җитәкчелегендә шушы ике катлы мәктәп бинасы төзелгән. Бу мәктәп бинасы төзелгәнгә дә инде быел 40 ел.
80-90нчы елларда мәктәпләрне яңа уку елына әзерлек буенча ярышлар үткәрелеп август киңәшмәсендә йомгак ясалып урыннар билгели торган булалар. Җиңүче мәктәпләргә кыйммәтле бүләкләр, беренче урынны яулаучы мәктәпкә Күчмә Кызыл байрак тапшырыла торган була. Кандыз мәктәбе 12 ел рәттән 1 урыннарда булган. Ул Күчмә Кызыл байрак бүгенге көндә дә мәктәп музеенда саклана. Ул елларның истәлекле бүләге булган Т-25 тракторы әле дә сафта. Мәктәп территориясен кардан чистарту, чүп түгү өчен хезмәт итә.
Татар Кандызы мәктәбен бер гасыр эчендә җитәкләгән мәктәп директорлары да җылы итеп искә алынды. 1927-1934 елларда Фатыйх Фәтхуллин, 1935-1943 елларда Әхмәт Хажиәхмәт улы Хажиәхмәтов, Шәмгыя апа Сәлахова, Җиһан Хәмзә кызы Хамзина, Тимерҗан Гани улы Нигъмәтуллин, Әнвәр абый Ганиев, 1943-1945 еллар Нәсимә Хәйретдинова, 1945-1951 еллар Әхмәт Янабирдин, 1951-1961 еллар – Илһам Дәүләтбаев, 1961-1967 еллар – Җәмилә Гаделшина, 1967-1974 еллар – Сәетнур Бадыйков, 1974-2005 еллар – Асия Хәлиуллина, 2005 елдан Илшат Шамил улы Хәлиуллин.
Шулай ук мәктәп тарихында җылы эз калдырган укытучылар династияләре дә исемләп үтелде.
Мәктәпнең бүгенге тормышы
– Мәктәбебез коллективы балаларга төпле белем һәм тәрбия бирүгә зур көч куеп эшли. Безнең төп максат – укучыларны тирән белемле итү, заман шартларына яраклашкан шәхес итеп тәрбияләү, – дип сөйләде чара барышында мәктәп директоры Илшат Шамилевич. – Бүген коллективта ун педагог. Шуларның тугызы югары белемле. Дүрт укытучы югары категорияле белгеч, дүрт укытучыбыз беренче категориягә ия. Алар арасында “Мәгарифтәге казанышлары өчен”, “Укытучы-остаз”,“Укытучы-оста”, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр байтак. Кандыз мәктәбе, укыту-тәрбия эшен төрле юнәлешләр буенча алып бара: хәрби-патриотик тәрбия, физик тәрбия, эстетик тәрбия, хезмәт һәм әхлак тәрбиясе. Мәктәбебез – күп еллар үзенең традицияләрен саклап килә. Ел дәвамында тематик чаралар үтә. Укытучыларыбыз, укучыларыбыз һәр төрле профессиональ ярыш, конкурсларда, фән буенча олимпиадаларда катнашып район, республика һәм Россия күләмендә җиңүләр яулыйлар. 2013 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республиканың “Иң яхшы 100 мәктәбе” рейтингы үткәрелде. Татар Кандызы урта мәктәбе Республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде. 2017 елда татар теле укытучыбыз Бөтенрәсәй туган тел укытучылары бәйгесендә катанашып диплом белән бүләкләнде. 2019 елда “Татнефть” оештырган конкурста “Мәктәп теплицасы – киләчәккә билет” проекты белән катнашып, мәктәп җиде миллион сумлык грант иясе булды, дүрт кабинетка ремонт ясалды һәм яңа җиһазлар кайтарылды. 2020 елда биология фәне укытучыбыз грант иясе булды. 2023 елда Татарстан рәисе каршында Татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан оештырылган конкурста катнашып тарих укытучыбыз грантка лаек булды. Быел 2024 елда ашханәгә капиталь ремонт үткәрелде. Яңа җиһазлар кайтарылды. “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәге эшли башлады. Өч укыту кабинетына ремонт ясалып тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, яңа җиһазлар кайтарылды. Хезмәт сөючән коллективыбыз дус, тату, бердәм.
Чара барышында укытучылар мәктәпнең 100 еллык юбилее уңаеннан рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә килгән кунакларга бәйрәм истәлеге итеп, юбилей медальләре тапшырылды.
– Яшьлегемә кайткандай булдым. Мин 1963 елда Татар Кандызы мәктәбен тәмамладым мин, – дип сөйләде ветеран укытучы Әнисә Биктимерова. – Кандыз мәктәбе укытучыларым – минем гомерем буе юл күрсәтүчеләрем булды. Алар тәкъдиме белән укытучы һөнәрен сайлаган кеше мин. Укыган елларым да, укыткан елларым да искиткеч булды. Ә 100 еллык бәйрәм тантанасы турында ничек кенә сөйләсәм дә, әйтеп бетерә алмам кебек. Мәктәп бик күп, нәтиҗәле эшли. Аның тарихында булган Асия апа Вилданованың хезмәте генә дә бәяләп бетергесез, тырышлыгына сокланам. Бәйрәм чарасын да шулкадәр эчтәлекле оештырганнар. Бөтен кешене телгә алдыдар, эшләп чыккан кешеләргә дә игътибар булды, зурладылар. Кандыз мәктәбеннән нинди зур дәрәҗәле кешеләр чыкканын уйласак та, горурланырлык бит!
– Мәктәп юбилее искиткеч күңелле итеп оештырылды, – дип үзенең бәйрәмнән алган хисләре белән уртаклашты икенче санлы мәктәпнең укыту һәм милли мәгариф мәсьәләләре буенча директор урынбасары Нәфисә Мифтахова. – Мин үзем дә Татар Кандызы авылында туып-үстем. Быел мәктәпне тәмамлавыма 40 ел була. 1985 елны шушы яңа мәктәп бинасының беренче чыгарылыш сыйныфы булып, унынчыны тәмамлап, безнең классыбыз чыкты. 26 укучы идек. Бүген мәктәп директоры булып эшләүче Илшат Хәлиуллин минем классташым. Чакырулары һәм шушы берничә сәгатьлек чараны бер мизгелдә кабул итә торган итеп оештырулары өчен зур рәхмәт. Күпме кешеләр белән очраштык, хатирәләр яңарттык. Бик истәлекле мизгел булып истә калды.
– Минем өчен бу аеруча истә калырлык зур бәйрэм, чөнки 33 ел гомерем мәктәптә укучылар белән үткән. Бик күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм, – ди ветеран укытучы Алия Фәхретдинова. – Директорыбыз Илшат Шамилевич, укыту-тәрбия эшләре буенча аның урынбасары Рушания Насыбулловна, аеруча тырышып йөргән, читтә яшәүче коллегалар белэн элемтәгә кереп, аларның хезмәт стажларын барлаган, фотографияләрен сораткан, hәрберсенә чакыру кәгазьләре җибәргән, сценарий төзүдә зур булышлык күрсәткән Роза Гамировна, барлык коллегаларым, техник хезмәткәрләр, пешекче, район җитәкчеләре hәм матди ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләребез булышлыгы белән искиткеч матур бәйрәм оештырдылар. Зур рәхмәт аларга!
Юбилей көнендә мәктәп коллективына Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау хаты да тапшырылды. Шулай ук озак еллар район мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Рәзинә Шараева, шушы мәктәптә белем алган генерал-майор Фраиз Салыев, профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән Роза Садыкова, Рәшит Әхмәтҗановның тормыш иптәше Әхмәтҗанова Луиза, Рәис Шәфыйков котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Кеше гомере мәктәп юлы аша,
Моңлы бер җыр булып сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра,
Киләчәккә юлы сузыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев