Кадерле баулылар, хөрмәтле ир-егетләр!
Ихлас күңелдән сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!
2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, бу безнең сакчыларның ил язмышында мөһим урын алып торуларын ассызыклый. Без кабат туган җиребезне саклаучылар, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтүчеләр турында искә төшерәбез.
23 февраль – тарихыбызда үзгә дата, ул – батырлык, ватан каршындагы бурычка тугрылык һәм патриотизм символы. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугышчы-интернационалистларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, алгы сызыкта һәм запаста булган барлык ватан сакчыларына хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез.
Якыннары ил сагына баскан барлык баулыларга хөрмәт белән баш иям! Сез – сугышчыларның төп таянычы. Рухи көчегез, якыннарыгызга булган ышанычыгыз, сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Шулай ук актив гражданлык позициясе белән яшәүче барлык якташларыма да зур рәхмәт. Битараф булмаган баулылар хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар.
Көндәлек тырыш хезмәте белән илебез үсешенә өлеш кертүче барлык ир-егетләрне дә Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Көчле, җаваплы, гаиләләрен кайгыртып яшәүче кешеләр буларак, алар кече ватаныбыз һәм илебезнең ныклы нигезен булдыралар.
Кадерле якташларым! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, имин көннәр, тыныч күк йөзе телим. Ә алгы сафтагы якташларыбызга туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын.
Ильяс ГОЗӘЕРОВ,
Баулы районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев