Изге дә, көчле дә туганлык хисләре
10 нчы апрельдә гадәти булмаган, әле бик күпләр белеп тә бетермәгән рәсми булмаган бәйрәм Абый һәм сеңел (апа һәм эне) көне билгеләп үтелә.
Сәлам, энем!
Кайвакыт, тормыш мәшәкатьләренә чумып, туганнар белән аралашуны, һичьюгы шалтыратып хәлләр белешүне кичектереп куябыз. Бер көн, ике көн атналарга әверелеп, айлар үткәнен сизми дә калабыз. Һиндстанда барлыкка килгән Абый-сеңел көне, нәкъ менә барлык эш-мәшәкатьләрне читкә куеп бертуганыңның хәлен белү өчен форсат. Ул гына да түгел, кунакка бару яки кунакка чакыру көне. Тукта... Быел бу көнне кунакка йөрешеп булмаячак. “Өйдә утыр” акциясе баруын онытмыйк. Ләкин безгә видеоэлемтәгә чыгып яки телефоннан шалтыратып туганыбызны котларга берни дә комачауламый.
– Алло, Раджив апаем, ничек хәлләрегез? Сине бәйрәм белән, – дип, бүген иртүк энемә шалтыратырга уйладым. Чөнки ир балалар, бигрәк тә эне булган кешеләр бераз ваемсызрак була. Шулай да бәйрәм белән дип котлагач, башта әллә 13 апрель көнне булачак туган көне белән котлыйммы, дип уйлады. Башка елларда әлеге Апа һәм эне көне уңаеннан котлаулар кабул иткәне булмагач, аптырабрак та калды. Котлауны кем яратмый, әлбәттә, сөенде.
Тиз генә котлап алам да, башка эшкә тотынам дигән уйларым, энемнең тавышын ишетүгә юкка чыкты. Бер сәгатьтән артык рәхәтләнеп сөйләштек. Үзизоляция чоры булгач, ике атна диярлек күрешмәгәнбез икән бит. Сагынышканбыз. Көн саен ватсап аша кыскача язышулар чүп кенә икән бит! Илебезгә килгән вирусны җиңеп, авырмыйча исән-сау очрашырга, хәлләрне сөйләшеп, тәмләп чәйләр эчеп, туган йортта, әти-әни нигезендә очрашырга язсын.
Бу бәйрәм башка гаиләләрдә үткәреләме икән? Аның барлыгын беләләрме?
Нияз – Гөлназ
Баулы халкына яхшы таныш Яңа Чүте авылында туып-үскән баянчы, автор-башкаручы Нияз Сафиуллинга, аннан соң аның бертуган сеңлесе – күп шигырьләр авторы, автор-башкаручы Гөлназ Сафиуллинага шалтыраттым. Бүгенге көндә Нияз Казанда, ә Гөлназ Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итәләр.
Айгөл – Филүс
Апалы-энеле икенче пар туганнарны ерактан эзлисе булмады. Сүзем хезмәттәшем “Баулы-информ” корреспонденты Айгөл Хөсәенова һәм аның бертуган энесе Филүс Гәрәев турында. Алар Башкортстанның Бүздәк районында җырлы-моңлы, иҗади гаиләдә туып-үскәннәр. Айгөл тормышка чыккач, гаиләсе белән Баулыга күченеп килгән. Бүгенге көндә аның барлык туганнары да Башкортстанда яшиләр. Туганлыкка ара ераклыгы да, башка сәбәпләр дә киртә була алмый, ди Айгөл.
Бу турыда тулырак "Хезмәткә дан" газетасында укый аласыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев