Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы пайчыларына ашлык бирде

Татар Кандызы, Салих, Фоминовка авылларындагы 970 пайчының җирләрен “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшкәртә. Шушы көннәрдә алар пай хуҗалары белән быелгы уңыштан тулысынча исәп-хисап ясады.

– Быел без бер пай җире өчен ике центнер бодай һәм дүрт центнер арпа бирдек, – дип аңлатты “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Вахит Исламгалиев. – Кемнәрнең арпа һәм бодай килеп алу мөмкинлеге юк, андый кешеләргә пай җире өчен акча күчердек.

Җитәкче сүзләренчә, пай хуҗалары белән тулысынча исәп-хисап ясалган.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев