Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәпләр язгы ташуга әзер

Баулы районының Татар Кандызы, Яңа Шалты, Иске Чүте, Исергәп, Кызылъяр, Уба авылларында яшәүчеләр язгы ташудан зыян күрергә мөмкин. Исергәптә ташуга әзерлек чаралары инде күптән алып барыла.

Быел кар чагыштырмача күп яуды. Шуңа күрә язгы ташу зыян салырга мөмкин булган авылларда эш башланды инде. Бигрәк тә торак йортлары елгаларга якын урнашкан  хуҗалар бу эшне көздән үк кайгырта башлый.

Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин сүзләренчә, һава температурасы төнлә – минус, көндез плюс тамгасы белән булу кинәт су күтәрелүдән саклый. Шулай да Исергәп авылының Томбарлы елгасында боз китәргә күп калмаган. Гадәттә, су, әлеге елга ярларыннан ташып, тирә-якка зыян сала да инде.

– Бүгенге көндә Исергәптә су басу зонасына барлыгы 47 йорт эләгергә мөмкин, аларда 60 кеше яши, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. – Су басу куркынычы ихтималына без кирәкле техниканы да әзерләп куйдык. Мәктәп бинасында 100 кешегә җитәрлек эвакуация урыны бар.

Исергәп авылы җирлеге су басу зонасында яшәүчеләргә ярдәм, кирәкле телефоннар язылган белешмәлекләр дә таратып чыктылар. Авыл җирлеге вәкиле Мәдинә Бакирова һәр кешене яхшы белә. Ул иң беренче Казан урамында гомер итүче Сәгъдүнә Җамалетдинова яшәгән йортка керде. Сәгъдүнә апа бу урамда сигез дистә елдан артык яши. Су басу куркынычы булса да, ул моңа күнеккән инде. Алдан ук карларын көрәп куя, базындагы бәрәңгесен, банкаларын да өскәрәк урнаштыра.

– Мин язгы ташуга өйрәнгән инде хәзер, – ди ветеран. – Ташу чыгар алдыннан, иртә яздан ук кызлар искә төшереп торалар, рәхмәт аларга. Хәлемне белеп торалар. Күңелсезләнеп утырырга вакытым юк. Мин ел саен көздән үк бәрәңгеләремне, банкаларымны базда күтәртеп ясаган урынга салып куям. Су бик күтәрелә башласа, чыгарам. Ә болай ташу суыннан курыкмыйм мин. Гел әйтеп, чакырып торалар. Су күтәрелгәндә эвакуацияләү турында да әйттеләр. Рәхмәт кенә, тик мин үз өемдә калам. Бөтен әйберем бар. Кирәксә озын резин итекләрем, ашарга-эчәргә ризык запасларым, барысы да бар.

Бу көнне шул ук урамда яшәүче Мөгыйн Хәлиловка да шундый ук белешмәлек биреп, су басу куркынычы булганда кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаттылар.

– Мин бу урында 1970 елдан бирле яшим, – ди Мөгыйн Хәлилов. – Ташу вакыты бераз мәшәкатьлерәк инде. Быел бәрәңгемне дә беразын су керми торган якка дип салган идем, өшеде. Ярый әле беразын алгы якка калдырган идем. Банкалар да шунда. Су күтәрелә башласа, күчерәм инде. Авыл җирлеге җитәкчеләренә рәхмәт, вакытында кисәтеп, кирәкле ярдәмне күрсәтеп торалар. Без хәзер олы яшьтәге кешеләр, хәлне белешеп китсәләр дә, күңел була. Ташу кергән чаклар булды инде. Нинди вакытта да өйдә каласы килә.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев