Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исергәптә ветеранны юбилее белән тәбрик иттеләр

Бүген Исергәп авылында гомер итүче Бибигөл Сафа кызы Батраева үзенең 95 яшен билгеләп үтте. Аны тәбрик итәргә якыннары, күршеләре һәм авыл җирлеге башлыгы өенә килделәр.

Бибигөл апа төрле авыр чорларны үз җилкәсендә татыган буын баласы. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы еллары вакытына туры килгән. Кечкенә кызлар, малайлар да өлкәннәргә ияреп, көч җитмәслек хезмәт арбасына җигелгәннәр. Нинди генә чорларны кичерсә дә, Бибигөл апа тормыштан ямь табып, матур итеп яши белә. Күңеле һәрвакыт изгелектә булган ак әби үзен тәбрик итәргә килүчеләргә догалар кылып бәхет теләде.

– Бүген сезнең туган көнегез белән котлап, ил башлыгының тәбрикләү открыткасын да алып килдем, – диде авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин. Ул шулай ук юбилярга истәлекле бүләк тә тапшырды.

Бибигөл Батраеваның колхозда эшләгән гомуми эш стажы да 35 елга якын. Бүгенге көндә ул якыннары хөрмәтендә гомер йомгагын сүтә.

Фото: Исергәп авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев