Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Исергәптә ветеранны юбилее белән котладылар

Бүген Исергәп авылында яшәүче Хаҗипова Әнисә Галимулла кызы 90 яшен билгеләп үтте.

Рамазан ае булганлыктан ветеранның якыннары һәм иллегә якын авылдашы ифтарга килеп, Әнисә апаны юбиллее белән дә шунда котладылар. 

- Әнисә апа гомере буе тырыш булды, почта бүлегендә, клубта һәм авыл советы идарәсендә җыештыручы булып эшләгән, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин ветеранны котлап.

- Әнигә 90 яшь булуга карамастан, әниебез бик актив, һаман безне кайгыртып яши, дип сөйләде юбилярның кызы Рәмилә Сәмигуллина. - Әниебез бик сабыр. Ул 17 яшеннән гарип калган. Клубта җыештыручы булып эшләгән вакытта, клубның мичен утын ташып, җылытып тору да җыештыручылар җилкәсендә булган. Әни утын алып кайтып, шуның бәйләгән бавын ычкындырып җибәреп аның күзенә эләккән. Әниебез шулай гарип калган. Шулай булса да, гомере буе бер кешедән ярдәм көтмәде. Тормышны якасына ябышып тартты дисәк тә була. Тормышка чыгып, балалар үстерде. Бүгенге көндә биш оныгы, 12 оныкчыгы бар аның. Бүгенге юбилей көнен шундый зурлап үтәр дип уйламаган идек. Котлаучыларга рәхмәт, авылыбыз имамы Камил хәзрәткә рәхмәт. Юбилей кичәбез ифтар ашына ялганып, онытылмаслык булып күңелләрдә калыр.

 

 

Фото: Айдар Әһлиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев