Исергәптә ял итү мәйданчыгын бозганнар
Бүгенге көндә телефоннарда нинди генә чатлар юк. Шушы көннәрдә Исергәп авыл чатына берничә фотография килеп төште. Авыл мәдәният йорты каршында күптән түгел генә төзелгән балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыгын җимереп һәм пычратып киткәннәр.
– Хөрмәтле авылдашлар, бик кызганыч, булганның кадерен белмибез. Кемнең балалары шулай эшләде? Килеп җыештырыгыз, – дип язды Сәлия Мәҗитова.
– Кешеләрнең матур ялын тиешле югарылыкта оештыру өчен авыл җирлеге зур көч куя. Аннары ел әйләнәсе мәктәп, балалар бакчасы, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре авыл урамнарын чиста итеп тотар өчен төрле җыештыру өмәләре оештырып торалар. Әлеге вак хулиганлыкны өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә эшләмәгән, бу балалар эше. Балаларыбызга тиешле күләмдә тәрбия бирик, аңлатыйк. Кеше хезмәтенә битараф булып үсмәсеннәр, – ди авыл имамы Камил Шәмсуаров. – Авылыбыз бик матур. Чишмәләрне, ял итү урыннарын саклап, алардан тиешенчә файдаланыйк һәм балаларыбызны, оныкларыбызны да шуңа өйрәтик.
– Балалар мәйданчыгы ягында да видеокүзәтү камералары бар. Аларны карап, тикшереп, кемнәр шулай эшләп йөргәнен ачыклаячакбыз, – диде авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев