Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп ветераны 90 яшен бәйрәм итә

Бүген Исергәп авылында гомер итүче Фәрдетдин Гайнетдинов үзенең 90 яшен балалары кочагында каршы алды. Аны тәбрик итәргә авыл җирлеге башлыгы килде, якыннары җыелды.

Гөлсинә һәм Фәрдетдин Гайнетдиновлар Исергәп авылының күркәм гаиләләренең берсе. Алар кулга кул тотынышып 66 ел гомер кичерәләр.

Фәрдетдин Сәләхетдин улы гомере буе туган авылында яшәп, “Урал” колхозында 46 ел хезмәт куйган, шуның утызын ул комбайн артында үткән.

– Мин 1941 елны беренче класска укырга кердем. Ә 13 сентябрь көнне әтине сугышка алып киттеләр. Шуннан соң аны күргәнем булмады. Алты класс укыдым. Авыр иде яшәргә. Әни дә сәламәтлеккә туймады. Башта колхоз эшендә төрле эштә эшләдем. Аннары механизаторлыкка укыдым, – дип хатирәләре белән уртаклашты ветеран. – Горький өлкәсендә Армия хезмәтен үттем. Армиядә чагымда 1954 елда әнием дә үлде. Аны җирләргә генә кайтып килдем. Өйдә ике сеңлем генә калган иде. Армиядән кайткач йөк ташучы булып эшләдем. 1957 елда декабрь аенда Гөлсинә апагыз белән никах укыттык. Ул көннән соң инде 66 ел үткән. Гомер дә эш белән үтте. Комбайнда гына да утыз сезон эшләгәнмен. Төрле комбайннарда эшләргә туры килде. Гел алдынгы урыннарда булдым. Премия бирәләр иде.

Фәрдетдин агай сөйләгәндә Гөлсинә апа сабыр гына тыңлап утырды. Аның фикеренчә, борынгыдан калган гадәт, ир-ат сөйләгәндә хатын-кыз хөрмәт белән тыңлап бетерергә тиеш.

– Бабай белән бик матур яшәдек. Гомер үткәне сизелми дә калган. Ул бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә булды. Балалар бәләкәй иде. Дүрт бала үстердек. Шулай ук маллар, бакча тутырып бәрәңге утырта идек, кош-корт күп асрый идек, – дип сөйләде Фәрдетдин абыйның тормыш иптәше Гөлсинә Арслангали кызы. – Комбайнда эшләгән вакытында чиләк белән җылы сулар әзерләп тора идем. Кап-кара булып кайта иде. Ул вакытта кырдан төнлә генә кайталар иде. Тырыш булды, гомер буе эштән башканы белмәде.

Бу көнне Фәрдетдин Гайнетдинов балаларының җылы котлау сүзләрен күңеле тулып тыңлады. Үзе дә аларның бәләкәй чакларын сагынып искә алды.

– Бүген әткәй туган көн. Барыбыз өчен дә бәйрәм. 90 яшь. Аңа саулык телибез. Калган гомерләрен дә бергә үткәрсеннәр. Безгә тәрбия, белем бирделәр, – дип сөйләде өлкән кызлары Гөлчирә Шакирова. – Барыбыз да тормышта үз урыннарыбызны таптык, яхшы уңышларга ирешеп эшләдек. Әле инде үзебез әби-бабайлар.

– Әтине зур юбилее белән котлыйм. Тигез, матур гомер телим аларга, – дип сөйләде киленнәре Нурсилә Гайнетдинова. – Минем аларга килен булып төшкәнемә быел 35 ел булды. Һәрвакыт тату-матур яшәдек. Кызлары кебек якын күрделәр.

– Апа әйтеп киткәнчә, безгә тәрбия, белем бирделәр. Иңне-иңгә куеп 66 ел тату гомер кичерәләр, – дип сөйләде кызлары Фәйрүзә Нәгыймуллина. – Аларның парлы гомер итүләре безнең өчен дә шатлык, алар өчен сөенәбез. Исергәп авылында алар үрнәк гаилә. Онык һәм оныкчыкларының балаларын күрү бәхетенә дә ирештеләр.

Юбилее көнендә Фәрдетдин Сәләхетдин улын Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин да тәбрик итте. Котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев