Исергәп укучылары Нәүрүзбикәне каршы алды
Яз. Шәһәр һәм район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм мәдәният йортларында Нәүрүз бәйрәмнәре колач алды. Шундый чараларның берсе Исергәп авылы мәдәният йорты каршында да оештырылды. Бәйрәмгә кечкенә һәм урта сыйныф укучылары килде, балалар бакчасыннан нәниләр кушылды.
Нәүрүз бәйрәмен дүртенче сыйныфта укучы Азалия Хәбирова һәм бишенче сыйныф укучысы Гүзәл Шаракова алып бардылар. Яз гүзәле – Нәүрүзбикә ролен Ралина Миннебаева башкарды. Ул Нәүрүз бәйрәме, аның асылы һәм мәгънәсе турында аңлатып үтте. Әкиятләрдәгечә, Яз гүзәлен Убырлы карчык урламакчы булды. Убырлы Карчык ролендә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова булды. Яз кунаклары - Каргалар булып дүртенче һәм бишенче сыйныф егетләре киенгән иде.
Барлык әкият геройлары катнашында милли уеннар, биюләр башкарылды. “Яз килә” җырын балалар да, өлкәннәр дә җырлап әйләнеп биеделәр.
Чара азагында бар килгән кешене дә тәбикмәк һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Фото: Рәзифә Хәкимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев