Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йокы туймау - хроник авыруларга сәбәпче

Галимнәр ачыклаганча, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә хроник авырулар үсеше ихтималлыгы тәүлегенә биш сәгатьтән кимрәк йоклаган очракта 20 процентка диярлек арта, дип хәбәр итә ТАСС Лондонның Британия университеты колледжы (UCL) матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Британия университеты колледжының фәнни хезмәткәре Северин Сабия хезмәттәшләре белән берлектә, даими йокы җитмәү организмны тергезү процессында төрле хроник авыруларның үсешү ихтималлыгын сизелерлек арттыра, дип раслый. Мондый нәтиҗәгә галимнәр 50дән 70 яшькә кадәрге якынча 7000 өлкән кешенең сәламәтлеге торышын өйрәнгәннән соң килгән.

Табиблар иреклеләр арасында сораштырулар уздырган, шулай ук аларның медицина карталарындагы соңгы 25 елда хроник авырулар үсешен өйрәнгән. Аннары тикшеренүчеләр җыелган мәгълүматларны иреклеләрнең никадәр йоклау вакыты белән чагыштырган. Бу белгечләргә җитешсезлекләрнең урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге торышына йогынтысын бәяләргә ярдәм иткән.

Йокы режимының хроник авырулар үсешенә шактый дәрәҗәдә йогынты ясавы ачыкланган. Уртача алганда, мондый чирләр барлыкка килү ихтималлыгы тәүлегенә биш сәгать, яки аннан да азрак йоклаган кешеләр өчен 20 процентка артканы билгеле булган.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев