Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җиңү белән кайтуларын көтәләр

Яңа Чүте мәдәният йортында “Йөрәктән – йөрәккә” дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Анда махсус хәрби операциядә һәм башка хәрби бәрелешләрдә катнашкан хәрбиләрнең әниләре, тормыш иптәшләре, апалары, туганнары чакырылды.

Чараны Яңа Чүте авылында туып-үскән, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җиткәчесе, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәре Йолдыз Шакирова алып барды.

– Салих авыл җирлегенә караган һәр мәдәният йортында да “Сезнең батырлыгыгыз үлемсез” дигән патриотик почмаклар ачылды. Алар Ватанны саклаучыларның яңа буынын хөрмәтләү һәм искә алу символына әверелде, – дип сөйләде чараны оештыручы һәм алып баручы Йолдыз Шакирова. – Яшь буынның мондый кешеләребез белән горурлануын, истә тотуларын һәм онытмауларын телибез. Алар барысы да безнең арада үстеләр, безнең белән аралаштылар. Бүгенге көндә без алар белән горурланабыз, чөнки алар батырлык һәм каһарманлык үрнәге, үзләренең хәрби бурычларын гомерләре бәрабәренә ахыргача үтәүчеләр. Безнең белән, безнең янда булмауларына йөрәк әрни.

Төрле елларда, төрле бәрелешләрдә һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.  

Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин чакырылган кунакларны котлады, хәрбиләрнең әниләренә, тормыш иптәшләренә чәчәкләр бүләк итте, сабырлык теләде һәм нык булырга өндәде. Кирәк вакытта авыл җирлеге тарафыннан ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерде.

Истәлекле вакыйгалар, уртак хатирәләрне ямьләндереп Фәнзия Галләметдинова, Тәслия Галиева, Вәсил Таһирҗанов, Йолдыз Шакирова үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

Яңа Чүте авылыннан килгән Лилия Искәндәрова дүрт бала әнисе. Алар тормыш иптәше белән өч ир бала, бер кыз балага гомер биргәннәр. Бүгенге көндә 1991 елда туган уллары махсус хәрби операция зонасында, «Турик» позывное белән алгы сызыкта.

– Улым 2024 елның июлендә контракт белән китте, – дип сөйләде әнисе Лилия ханым. – Бер тапкыр кыска вакытлы ялга кайтты. Хәрби задание үтәгән вакытта җәрәхәт алган иде. Андагы хәлләр турында бөтенләй дә сөйләми. Без аның Донецк юнәлешендә икәнен һәм штурмлаучы икәнен генә беләбез. Бик борчылабыз, сагынып көтәбез.

Авыл мәдәният йортында булган очрашу хакында да рәхмәт сүзләре белән телгә алды Лилия Искәндарова.

– Очрашуны шулкадәр матур, җылы итеп әзерләгәннәр, – ди ул. – Солдат әнисе буларак, ниндидер матур сүзләр дә сөйли алмадым. Күңел тула, – ди ул. – Чакырганнары, безне зурлаганнары өчен рәхмәт.  

– Безнең олы улыбыз хәрби юлын сайлады. 2024 елда үз теләге белән (добровольческий) контракт төзеп алты ай хәрби хезмәттә булып кайтты, аннары 2025 елның июнендә Оборона министрлыгы белән контракт төзеде. Анда иптәшләрем чакыралар, мине көтәләр диеп сугышка китте, – дип сөйләде Хәнсевәр авылыннан Миннегөл Низамиева. – Бүгенге көндә улым тәҗрибәле хәрби санала, “Низам” позывное алды. Улымның ике баласы бар. Алар әтиләрен өзелеп сагындылар инде. Бигрәк тә малае юксына, әтисе турында сөйләшә башласак, күзләреннән яшь бөртекләре тама башлый. Барыбыз да көтәбез үзен. Исән-сау булып кайтып җитсен иде.

Низамиевләр гаиләсендә өч ир бала тәрбияләнгән. Аларның икесе нефтьче һөнәрен үз иткән, ә хәрби юлын сайлаганы озак еллар полиция бүлегендә эшләгән булган.

– Хәрбиләрнең әниләрен, тормыш иптәшләрен чакырып шундый матур очрашу ясаганнары өчен рәхмәт. Бик матур программа белән алып барылды, – ди Миннегөл ханым. – Очрашу чарасы вакытында уртак сүзләребез күп булды, уфтандык та, елаштык та, көлештек тә, матур мизгелләрне искә төшердек, улларыбыз белән горурландык. Өч сәгать буе утырганбыз, вакыт узганы сизелмәде дә. Илләребез тынычлансын иде инде, ятим балалар калмасын, әниләр улларын югалтмасын дип телим.

Салих авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Октябрьский шәһәрендә гомер итүче Венера Нигъмәтуллина да очрашуга чакырулы иде. Ул тормыш иптәше белән ике ир балага гомер биргәннәр. 1980 елда туган өлкән уллары бүген махсус хәрби операция барган зонада.

– Улыбызның беренче һөнәре фельдшер. Октябрьскийда берничә ел үз һөнәре белән эшләде. Аннары нефть институтына керде. Аны уңышлы тәмамлап, Когалымда инженер булып эшли иде. Энесе дә аның юлыннан китеп нефтьче һөнәрен сайлады, – дип сөйләде хәрби уллары хакында Венера ханым. – Дөньясы җиткән, мул иде, гаиләсендә өч кызы. Зур кызы да табибә булып эшли. Барыбызны шаккаттырып, улым 2022 елның октяберендә контрактка кул куеп кайтты. Бүгенге көндә “Айболит” позывное белән Донецк юнәлешендә медицина взводы командиры ул. Алты айга гына диеп киткән иде, хәзер дүрт ел була.

Венера ханым сүзләренчә, “Айболит” берничә тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан. Кешеләрне коткарган вакытта үзе дә ике тапкыр яраланган. Якташыбыз батырлык күрсәткәне өчен бик күп медальләр белән бүләкләнгән.

– Андагы хәлләр турында бөтенләй дә сөйләми ул, – ди әни кеше. – Барысы да яхшы дип кенә әйтә дә куя. Ул бик Ватан, туган җир җанлы кеше. Әле бу сугышлар башланганчы да Бөек Ватан сугышында үлеп калган бабасы каберен эзләде. Өч тапкыр эзләү отрядларына кушылып китте, бик күп югалган совет солдатларын, медальоннарын табуга иреште.

“Айболит” Октябрьский шәһәрендә туып-үссә дә, бала чаыгннан ук әнисе туган Салих авылындагы әби-бабаларына яратып кайта торган булган. Анда хәтта ел саен урып-җыюда да катнашкан, комбайннар иярләгән егет ул.

– Яралангач та улым үзенә сүз биргән, әгәр дә исән-сау аякка баса алсам, ялга кайткач, Салих авылында корбан чалдырам, авылдашларны корбан итеннән авыз иттерәм диеп. Шул сүзендә торды бит улым, – ди горурланып Венера ханым. – Ул вакытта да әзерләшергә ярдәм иткән авылдашларыбыз, клуб кызларына рәхмәтем зур. Тәслия Галиева, Ләйсәнә Таһирова һәм Гүзәл Сәфиуллиналар бик ярдәм иттеләр. Махсус хәрби операция башлану белән дә шул ук кызлар гуманитар ярдәм җыйдылар. Бүгенгәчә кирәк-яракны посылка итеп әзерләп, исемләп язып җибәреп торалар. Аларга рәхмәтем зур. Ә Яңа Чүте авылындагы очрашуга килгәндә, рәхмәттән башка сүзем юк. Андый очрашулар күз яшьләрсез булмый. Инде авылдан күптән чыгып китсәм дә, онытмыйлар. Очрашуны оештырган Йолдызга, Фәнзиягә, авыл җирлегенә рәхмәтлемен.

Җылы, истәлекләргә бай, тарихи очрашу мул табын артында чәй эчеп дәвам итте. Чара әниләр көне уңаеннан да булганлыктан, җае булган хәрбиләр шул минутта әниләрен шалтыратып та котлау мөмкинлеген таптылар. Бу мизгелдә һәр әнинең, һәр тамашачының теләге бер булды: “Илләр тынычлансын, сугышлар бетсен, һәр хәрби киемен кигән солдат исән-сау өйләренә кайтсын иде”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев