Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Имамнарның күчмә җыелышы Татар Кандызында булды

Бүген район башлыгы Ильяс Гозәеров катнашында Татар Кандызы авылының “Шәйхулла” мәчете бинасында район имамнарының күчмә утырышы үтте. Мәчетләр эшчәнлеге, киләчәккә планнар һәм көндәлек проблемалар хакында сөйләштеләр.

– Районыбызда ай саен имамнар җыелышын уздырырга тырышабыз. Җыелыш барышында мәчетләребез эшчәнлеге турында сөйләшәбез, килеп чыккан мәшәкатьләр һәм аларны хәл итү турында киңәшәбез, – дип аңлатып үтте районның имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Мондый җыелышларга район җитәкчеләрен дә чакырабыз, алар да үз кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышалар. Җәйге айларда балалар өчен мәчетләрдә рухи тәрбия дәресләре оештыру мәсьәләсен дә кузгатабыз. Менә күптән түгел генә Гает бәйрәме узды. Корбан Гаете хакында да сөйләшәбез. Нинди генә эш башкарылса да, без уртага салып сөйләшәбез, киңәшләшәбез.

– Корбан бәйрәмнәребезне күркәм генә итеп уздырып җибәрдек, – дип кыска гына отчет тотты Татар Кандызы авылының “Шәйхулла” мәчете имам хатыйбы Инзил хәзрәт Имаметдинов. – Авыл өстендә генә дә 14 корбан чалынды. Үземнең исемнән, хәләл җефетем – җәмәгатем исеменнән һәм авылның мәчеткә йөрүче өлкәннәре исеменнән дә корбаннар чалдыруга ирештек.

– Яңа Баулы кечкенә авыл булса да, корбан чалдыручылар шактый булды. Аларның тугызын үзем чалдым, – дип сөйләде Яңа Баулы мәчете имам хатыйбы Гасыйм хәзрәт Хәбипов. – Күп булмаса да, Гает намазына килүчеләр дә шактый булды.

– Быел без мәчеткә янкорма ясау буенча төзелеш эшләрен башлап җибәрдек. Шунлыктан быел мәчет тирәсендә корбан чалу эшләре башкарылмады, – дип сөйләде Исергәп авылы имам хатыйбы Камил хәзрәт Шәмсуаров. – Аның түбәсен яптырдык. Зур гына бина була. Хәзер идән- түшәмен эшләү буенча эш алып барабыз. 90 мең сумлык такта кайтарттык. Шушы көннәрдә осталарыбыз килергә тиеш. Аннары тәрәзә һәм ишекләр куйдыру мәшәкатьләре белән йөрибез. Көзгә кергәнче шул эшләрне эшлисебез бар.

Район башлыгы катнашында кайбер авыл мәчетләрендәге җир мәсьәләсе, документ эшләрен кыскарак срокларда төгәлләү хакында киңәшләштеләр. Ильяс Гозәеров үз чиратында авыл имамнарына яшь гаиләләргә никах укыган вакытта ук аның ныклыгы, гаилә төзүнең җаваплылыгы, демографик хәл турында да аңлатып үтәргә кирәклеген тагын бер тапкыр ассызыклып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев