Илсөя Бәдретдинова нинди чәй ярата?
Бүген, 15 декабрьдә, Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. Чәй көне уңаеннан "Интертат", чәй турында фикерләрен сорап, татар дөньясына яхшы таныш булган шәхесләргә мөрәҗәгать итте.
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин чәйне тәлинкәгә салып эчәргә ярата. “Тәлинкәгә салып эчсәң, кайнарлыгы таманлана, хуш исе ныграк тәэсир итә, тәмлерәк була”, диде ул “Интертат”ка.
- Без чәйне үзебездә булмаган өчен яратабыздыр инде. Без бит аны ашар өчен кулланабыз, чын мәгънәсендә аның тәмен белеп эчә белмибез. Чәй – ашау өчен бер сәбәп кенә кебек. Чит илләрдә, мәсәлән, Төркиядә халык буш чәй эчә, тәмен белеп, үзен генә. Ә без ашыйбыз инде. Безнең өстәлдә, һичшиксез, камыр ризыгы да, тәмле-татлы ашамлык та булырга тиеш, - диде Роберт Миңнуллин.
Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров татар халкының кара чәй эчәргә яратуының сәбәпләрен аңлатып кына калмады, Шакировлар гаиләсенең гореф-гадәтләре белән дә уртаклашты.
- Иртән торуга барыбыз да чәйгә ябыша. Чәй эчү – татар халкының гореф-гадәте. Без, мәсәлән, бакчада бик күп кишер үстерәбез. Кишернең сабагын яшел чагында җыеп, турап, киптереп, чәй итеп эчәбез. Кишер яфрагы бик файдалы. Аның исе шулкадәр тәмле, хәтта гадәти чәйдән аерылмый да. Эчкәндә шаккатасың. Кеше бер пешергән чәйне 4-5 тапкыр эчә, бездә андый гадәт юк. Безнең махсус бәләкәй генә керамикадан ясалган чәйнек бар. Без чәйне бер генә тапкыр эчәбез, калганын түгәбез. Аннары чәй эчкәндә тагын пешерәбез.
Җәвит Шакировтан “татар кунакка килсә, чәй эчмичә китми” дигән әйтем турында да сорадык.
- “Татар кунакка барса, алып килгән бүләгенең бәясен өч тапкыр чыгармыйча кайтмый. Җиде төрле салат, беренчесен, икенчесен, өченчесен ашап, торт белән чәй дә эчә әле ул”, - дип җавап бирде Татарстанның халык артисты.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова өендә үзе ясаган чәйләрне генә эчә. Кибет чәен үз итми, пакетлы чәйләрне гомумән эчә дә алмый. Чәй эчкәндә, кадерле укучыларыбыз, популяр җырчы... үлә... Чәйгә булган мөнәсәбәте турында Илсөя Бәдретдинова “Интертат”ка бик җентекләп сөйләде.
- Мин үлән чәйләрен бик күп әзерлим: ваклап, турап, үзенең пропорцияләре белән тартмаларга җыеп куям. Киптергән яшел чәйгә яшел алма, кара җимеш, өрек өстәп салырга була. Мөмкинлек булган саен мин матур итеп, тәмле итеп үлән чәе эчәм. Аның өчен минем зур пыяла чәйнегем бар. Анда бөтен үләннәр күренеп тора, анда алмалар йөзеп йөри... Миңа Үзбәкстаннан сырган тавык алып кайтып биргәннәр иде, чәйнеккә шуны утыртам. Әбиләр кебек, чәйне тәлинкәгә салам да, тәрәзә төбенә менеп, каранып утырам. Шундый начар гадәтем бар.
Тәрәзә төбе – ул минем релакс-почмак (ял итү почмагы). Миңа ул вакытта эндәшергә ярамый. Мин ул вакытта “Мин - “запойда” яки “Мин үлеп алам әле” дип әйтәм дә, тәрәзә төбенә менеп утырам. Минем малай да моңа ияләшкән. Димәк, миңа эндәшергә ярамый. Минем әнинең дә үлем турында шундый бер сүзе бар иде. Йөгереп керә иде дә, бөтен әйберне атып бәрә иде дә, “Балалар, туктагыз, 15 кенә минут үлеп алам”, дип әйтеп, үз ягына кереп китә иде.
Барыбер дә мин чәй корты түгел, нишләптер сыеклыкны аз эчәм. Су да эчмим мин, мин ит ашыйм. Мөмкинлек булганда үзем ясаган чәйне эчәм инде, әйе...
Минем танышларым арасында сарымсак, тоз кушып эчкән кешеләр дә бар. “Менә шулай ошый безгә”, дип, чәйгә тоз салалар. Сарымсак белән эчкәннәрен дә күргәнем бар. Мәсәлән, минем бер туган шикәрле кара чәйне ипигә сарымсак ышкып эчә. “Һәр кеше кирәк, һәр кеше мөһим”, дигәндәй. Һәркем үзенчә ычкына инде. Бу искитәрлек әйбер түгел хәзер. Чәйгә хет
Юмор остасы Данир Сабиров кызык тарих сөйләде.
- Бер бабай үлеп ята икән. Бер кеше: “Син үлсәң, кунакларымны да кабул итә алмам, мәңге чәйне синең кебек тәмле итеп ясый алмам, гомергә синең чәеңне мактадылар, шул тәмле чәеңнең серен әйт инде”, - ди икән. Бабай соңгы сулышын алып, көчкә “Чәйне жәлләмичә сал”, дигән, имеш.
“Сөйләшергә яраткач, нишлисең инде - чәй эчәсең”
Җырчы Эльвира Хамматова яшел чәй эчү модасын куа, әмма куып тота алмый. Нигә?
Эльвира Хамматованың @elvirakhammatova Инстаграм аккаунтыннан
- Татар халкы элек-электэн утырып сөйләшергә, аулак өйләргә йөрергә яраткан, шуңа күрә чәй эчү бездә шулкадәр популяр. Сөйләшергә яраткач, нишлисең инде - чәй эчәсең. Чәйне һәрвакытта да эчеп була, туйдырмый ул, ялыктырмый.
Мин үзем чәйне бик күп эчәм. Суга караганда да күбрәк эчәм. Безнең гаиләдә ничектер элек-электән шулай күнегелгән, без чәй яратабыз.
Мин яшел чәйне эчә алмыйм. Хатын-кыз буларак “Әйе, мин яшел чәй генә эчәм, үземнең сәламәтлегемне кайгыртам, ул кан басымын да контрольдә тота”, дип җавап бирүем дөресрәк булыр иде, әмма алай түгел шул. Бик каты модага ияреп китәргә тырышсам да, әле һаман да иярә алмыйм, кара чәй яратам.
Динә ЙОСЫПОВА
https://intertat.tatar/society/achyk-chyray-takta-ch-y-yaki-ni-chen-tatar-ch-y-yarata/
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев