Инде утызга җитеп килүче, җырчы егет Илназ Гариповка, ниһаять, әбиләр әйтмешли бераз акыл керә башлаган бугай.Чөнки ул быелдан җитди итеп өйләнү, башлы-күзле булу турында сөйләнгәли башлаган.
- Илназ, сине өйләнергә йөри дип сөйлиләр. Дөресме бу?
-Йөри дип... Вакыттыр инде.Гел шуның турында уйланам.Бигрәк тә үзем киемнәремне үтүкләгәндә, мәсәлән (көлә). Ә җитди итеп әйткәндә, чыннан да бу яшьтә гаилә корасы килә. Быел утызга чыгам бит инде. Әнине, әбине оныклар белән дә сөендерәсе килә.
- Булачак хатыныңны ниндирәк дип күз алдына китерәсең?
- Чибәрлеге дә,зифалыгы да мөһим түгел. Иң төп нәрсә - мине аңлардай кеше булсын иде.
-Сез Казанда яшисез. Белүебезчә,авылга да еш кайтасыз. Сагындырамы туган авыл?
- Арча районындагы Хәсәншәех авылы малае мин. Яратам туган авылымны. Бакчалы, сыерлы, тузанлы басулы авыл якын миңа. Белмим, бәлки берәркайчан авылга кайтып яшәрмен дә: сыер асрап,бакча утыртып...
- Сыерны бит аны әле савырга да кирәк...
- Соң, мин бит сөттән ерак кеше түгел (көлә).
- Булачак хатының сыер сава белергә тиешме?
- Сыер сава белсә, әлбәттә, бик яхшы булыр иде.
- Булачак тормыш иптәшеңне кайда очратырмын дип уйлыйсың?
- Концертлардадыр инде… Шуңа, быелгы гастрольләргә үземә тормыш иптәше эзләп чыгам диюдән дә курыкмыйм.
Нет комментариев