Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ильяс Гозәеров авыл хуҗалыгындагы вәзгыять турында сөйләде

Баулы районы Татарстан районнарының урып-җыю темплары буенча рейтингында бераз калыша.

Түбәндәге районнар бөртеклеләр уңышы буенча алда бара: Тәтеш районы – гектарыннан 48,6 центнер; Минзәлә районы – гектарыннан 45,7 центнер; Яңа Чишмә районы – гектарыннан 44,5 центнер; Зәй районы – гектарыннан 44,3 центнер; Кукмара районы – гектарыннан 43,9 центнер. Бу күрсәткеч буенча рейтингны Яшел Үзән (гектарыннан 25,6 центнер), Әгерҗе (гектарыннан 27,2 центнер), Әлки (гектарыннан 27,8 центнер), һәм Баулы (гектарыннан 28,1 центнер) районнары төгәлли. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ТР Министрлар кабинеты брифингында хәбәр итте.

– Һава шартларына бәйле рәвештә чәчү эшләре соң башлану сәбәпле, кырларда урып-җыю эшләре бераз соңрак төгәлләнәчәк, – дип аңлатма бирде Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов.

Ильяс Гозәеров районның авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләрен активрак булырга һәм күрсәткечләрнең артуына омтылырга чакырды, мөгезле эре терлекне идентификацияләүгә кагылышлы күрсәткечләр буенча аеруча.

– Мондый күрсәткечләргә ничек төшеп беттегез? Башка районнарда да сезнең кебек үк кешеләр эшли бит, алар барысына да өлгерәләр, – дип, фикерен белдерде Ильяс Гозәеров, Баулы районының мөгезле эре терлекне идентификацияләү буенча Татарстан рейтингында 39нчы урында булуын белгәч.

Ильяс Гозәеров район авыл хуҗалыгы идарәсеннән мөгезле эре терлекне чиплаштыру буенча эш отчётын сорады. Шулай ук, тармакны уңышлы үстерү юлларын табу максатыннан, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге кыенлыклар турында да отчёт булырга тиешлегенә басым ясады.

Баулы районы Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының урып-җыю темплары буенча тәнкыйть зонасына эләккән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев